Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә авылларында юллар рәтләнә

Проблема чишелә "Әтнә таңы" газетасының 2013 елның 13 ноябрь санында "Юллар һәркемне борчый" дигән язмам басылып чыккан иде. Ул түбәндәге шигырь юллары белән тәмамланды: "...Ник чыкмаган авылымнан бер түрә, Проблема чишелмәгән шуңа күрә". Пессимистик рухта беткән бу язмамның дәвамы буларак, миндә хәзер оптимистик рухтагы шигырь юллары да туды. Димәк бу...

Проблема чишелә

"Әтнә таңы" газетасының 2013 елның 13 ноябрь санында "Юллар һәркемне борчый" дигән язмам басылып чыккан иде.

Ул түбәндәге шигырь юллары белән тәмамланды:

"...Ник чыкмаган авылымнан бер түрә,

Проблема чишелмәгән шуңа күрә".

Пессимистик рухта беткән бу язмамның дәвамы буларак, миндә хәзер оптимистик рухтагы шигырь юллары да туды. Димәк бу мәсьәлә җитәкчеләр тарафыннан игътибарсыз калдырылмаган, каләм очына алынган.

Якын миңа Түбән Шашы, Күңгәре,

Яңгыр койгач түгел иде кермәле.

Максат куйгач, изге эш тә эшләнде,

Урамнарга каты өслек түшәлде.

Машиналар хәзер батып утырмый -

Ничек булса да чыгам, дип акырмый.

Нервы тузмый, машина да саклана,

Чыгымнар да шуның белән аклана.

Күңелемдә калды әле үтенеч:

Югары Шашы ятим авыл түгел ич!

Аларның да зур өмете аклансын,

Урамнары таш юл белән каплансын.

Уңай булыр юллар, мин ышанам,

Бу эшләр бит авылларда башланган,

Күңелләрдә туган өмет аклансын!

Минем теләк: төзек юллар саклансын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев