Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә юлларны киңәйтәләр, төзәтәләр

Күшәр тукталышыннан Күңгәр авылына таба барган юлны төзекләндерәләр. Дамбаны киңәйтәләр, юл оешмасы техникалары да шушында. "Татавтодор"ның Арча филиалы прорабы Ришат Шакиров та биредә. Нишлиләр монда, нәрсә үзгәртәләр? Прорабтан шул хакта сораштык.

- Биредәге асфальт трассаны закон нигезендә каралган стандартларга тәңгәлләштерәбез. Әлегә бу биредә эшләнәчәк беренче участок кына. Озынлыгы - 1 километр 600 метр тәшкил итә, - дип таныштырды прораб.

Нәрсә эшлиләрме? Кирәк булса дамбаны киңәйтәләр, чөнки стандартлар шулай куша. Шуннан өстен тагын бер асфальтлыйлар.

- Асфальт юл үзе 7 метр, як-якта метр ярымлы "обочина" була, - ди Ришат.

Ә монысы бик мөһим. Чөнки яңа асфальт җәйгәч, юл биектә кала. Кырыйга чыгып туктыйсың булса, машинаның асты кырыласын көт тә тор. Яисә, Каенсар юлындагы кебек, асфальт юл тар булу сәбәпле кышкы юлны чамалый алмасаң, кар машинаңны кырыйга суырып алырга да мөмкин.

Ә монда 1:3 "откос" та була. Ягъни, әнә шулай дамба кырыена төшеп китсәң дә куркыныч булмый. Прораб шулай дип аңлатты.

Киләчәктә шушы ук юлның икенче участогында - тагын 7 километрдан соң, Чишмәле Сап авылы тирәсендә эшләячәкләр. Анысының озынлыгы 1,3 километр тирәсе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү