Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә заманча савым залы булган тагын бер торак төзелә

терлекчелек "Күшәр" хуҗалыгының Ташчишмә фермасы нинди үзгәрешләр белән яши - ферма белгечләре белән шул хакта сөйләштек.

Фермада савым операторы Фәнис Хәсәнов каршы алды.

- Быел җәен күләмле ремонт эшләре башкарылды. Торакларның түбәләре, ишекләр яңартылды, - дип куана.

Шулай да төп куанычлары - яңа төзелеп килүче заманча торак белән бәйле икән. Биредә савым залы да булган, заманча тәрбиягә корылган савым сыерлары тораклары төзелеше баруын хәбәр иткән идек инде. Яңа тораклар, районның бик күп хуҗалыкларындагыча, ерактан ялтырый. Монда бар да заманча була - дөрес, моның өчен заманча җиһазлар юнәтү, көн таләпләренә корылган азык рационнары да булдыру кирәк. Моның шулай булачагына шикләнмиләр биредә.

Хуҗалыкның Күшәр фермасында да нәкъ шундый ук төзелеш төгәлләнеп килә. Анысы турында, торак эшли башлагач аерым хәбәр итәрбез әле. Әлегә Ташчишмә фермасындагысын күзаллыйк.

Ике торак уртасында савым залы да бар. Әлегә ул әзер түгел, ә менә торакларны, иске җиһазлар куеп булса да эшкә җиккәннәр. Ферма мөдире Мөслимә Галиева:

- Тораклар буш тормый. Бер ягына - хәзерлек, икенче торакка каплату таналарын урнаштырдык, - ди.

Хуҗалык зоотехнигы Роберт Хәкимов исә:

- Күшәр фермасында бозаулату торагы да төзелде - анысы әзер инде. Быел 300 баш савым сыерын да шул торакларга чыгарырга тырышабыз, - дигән фикердә.

Ферма мөдире бүгенге көн мәшәкатьләре белән мәшгуль.

- Көн саен 5 тонна чамасы сөт тапшырабыз. Савымчыларыбыз бик тырыш безнең, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев