Әтнә таңы

Әтнәдә үзара салым акчалары җыела башлады

Татарстан Хөкүмәтенең үзара салым акчасын җыю буенча бер сумга дүрт сум өстәп бирелә торган программасы белән районыбыздагы һәр кеше таныш. Чөнки бу программаның авыллар өчен файдалы икәнлегенә төшендек. Аллага шөкер, гамәлдә икән әле, дип куючылар да бар. "Дәүләт өстәп биргәндә эшли күрегез, дип, акчаларын Яңа елга кадәр китерүчеләр дә булды,...

Татарстан Хөкүмәтенең үзара салым акчасын җыю буенча бер сумга дүрт сум өстәп бирелә торган программасы белән районыбыздагы һәр кеше таныш. Чөнки бу программаның авыллар өчен файдалы икәнлегенә төшендек.

Аллага шөкер, гамәлдә икән әле, дип куючылар да бар. "Дәүләт өстәп биргәндә эшли күрегез, дип, акчаларын Яңа елга кадәр китерүчеләр дә булды, җыеп бетерә яздык инде", -дигән иде Күәм авыл җирлеге хезмәткәрләре. Район үзәгендәге Олы Әтнә авыл җирлегендә дә, районыбызның башка авыл җирлекләрендә дә үзара салым акчаларын җыю башланды. Референдумда катнашкан һәркем бу акчаның җан башына үзләре билгеләгән сумма икәнен белә. Ә Олы Әтнәдә бу бер кеше өчен - 500 сум. Һәм бу авыл җирлегендә исәптә торган һәр кешегә кагыла.

Реклама

- Акчаларны Олы Әтнә авыл җирлегенә китерә аласыз. Исемлеге төзелгән, акчаны бирәсез, биргәнлеккә кул куясыз. Инде акчагызны анда калдырмыйбыз дисәгез, күрсәтелгән счетка банкка барып түли аласыз. Безнең хезмәткәрләр дә бу акчаны соңыннан банктагы счетка күчерәләр. Акчаны җыю вакыты апрель аена кадәр, алданрак биреп бетерсәгез тагын да әйбәтрәк. Чөнки дәүләтнең бу акчаларга дүрт өлеш өстәп безгә акча күчерәсе бар. Акчалар күчеп беткәч, алдан билгеләнгән, авыл халкына игълан ителгән эшләрне башкара башлыйбыз...- ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов.

Авылларыбыз төзекләнә башлаганы күз алдыбызда. Ә төзек җирдә яшәү уңайлы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: