Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә әзерлек начар түгел

Күәм урта мәктәбе базасында да Гражданнар оборонасы буенча махсус өйрәнүләр узды. Казанның Горбунов исемендәге заводыннан бер тәркем халык безгә эвакуацияләнде дип санала. Аларны кабул итүнең ни дәрәҗәдә башкарылуын билгелиләр, - дип кыскача аңлатма бирде авыл җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе Реваль Гатауллин. Мәктәптә саклау төркеме җитәкчесе Булат Зарипов белән аның урынбасары...

Күәм урта мәктәбе базасында да Гражданнар оборонасы буенча махсус өйрәнүләр узды.

  • Казанның Горбунов исемендәге заводыннан бер тәркем халык безгә эвакуацияләнде дип санала. Аларны кабул итүнең ни дәрәҗәдә башкарылуын билгелиләр, - дип кыскача аңлатма бирде авыл җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе Реваль Гатауллин.

Мәктәптә саклау төркеме җитәкчесе Булат Зарипов белән аның урынбасары Равил Садриев каршы алды. Алар икесе дә: "Бездә барлык кабул итү төркемнәре тулы әзерлектә, ул-бу кимчелек булырга тиеш түгел", - дигән фикердә. Монысы хакында Казаннан эвакуацияләнүчеләрне махсус колонна белән алып кайтырга тиешле һәм биредәге әзерлекне тикшерүче Александр Алексеевтан сораштым.

  • Казандагы Горбунов исемендәге КАПОга караган халык - барысы ике команда, ягъни 550 кешене бирегә озата кайттык дип санагыз. Соңыннан гаилә яки хезмәттәге сәбәпләр аркасында тоткарланган тагын ике гаилә килде дип уйлыйк. Менә шуларны урнаштыралар... Ә сездәге әзерлек начар түгел. Әлегә ниндидер кимчелекләр юк, - диде ул.

Каршы алу төркеме җитәкчесе Фәрит Борһанов та кәгазьләрдән аерылып җавап бирергә вакыт тапты. Кайтучыларны каршы алганнан соң, вакытлыча - спортзалда, теркәү узгач, озатучылар ярдәмендә аерым хуҗалыкларга урнаштыралар икән.

Шөкер, һава тревогасы белән бәйле очракны да күрдек. Документларын алып, бар да якындагы подвалга төштеләр. Дөреслектә, биредә администрация һәм Казаннан кайтучылар һава һөҗүменнән саклана дип санала икән. Подвал таррак тоелган иде, мәктәп директоры Хәмит Хәкимҗанов: "Тагын бер бүлмәсе бар", - дип таныштырды.

Александр Алексеев нәтиҗәне дә шунда ясады.

  • Бик күркәм, һәркем үз вазифасын белә. Документлар тәртиптә. Сезгә ныклы "Яхшы" билгесе куярга була, - диде.

Соңыннан мәктәп директоры да:

- 5 ел элек тә безнең мәктәптә мондый өйрәнүләр узды. Бер төркем булып Казаннан килгәннәр иде. Ул вакытта да начар оештырмадык, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев