Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә үзгә булды быел

Өлкәннәр көнен ел да көтеп алабыз, гомер көзләренә кергәч, өйдән бик чыгып йөреп булмый, элек эшләгән хезмәттәшләрне, дусларны күрәсе килә. Менә шушы 1 октябрь көнне барыбыз да бергә очрашабыз. Ул сөйләшү, ул күрешү, әйтеп сөйләп бетерә торган түгел, канатланып кайтып кердем дә, кичерешләр онытылганчы дип, язарга утырдым. Быелгы Өлкәннәр көненә...

Өлкәннәр көнен ел да көтеп алабыз, гомер көзләренә кергәч, өйдән бик чыгып йөреп булмый, элек эшләгән хезмәттәшләрне, дусларны күрәсе килә. Менә шушы 1 октябрь көнне барыбыз да бергә очрашабыз. Ул сөйләшү, ул күрешү, әйтеп сөйләп бетерә торган түгел, канатланып кайтып кердем дә, кичерешләр онытылганчы дип, язарга утырдым.

Быелгы Өлкәннәр көненә кеше күп килгән, без дә Яңа Җөлби авылыннан 10 әби төштек Олы Әтнәгә, иң өлкәнебез Миңлевафа әбигә - 92 яшь, калганнарыбыз 70 белән 80 арасында. Авыл җирлеге башкарма комитеты Җитәкчесе Илнур Мөхәммәтшинның тырышлыгы - автобус белән төштек. Әтнә театры бинасында "Изгелек" социаль үзәге кызлары елмаеп каршы алып, кайнар коймак, чәй белән сыйладылар. Табыннар бик матур, күңелен ни тели, шул бар. Юклык чорын күреп үскән безнең буын өчен бу - туй табынына тиң! Рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә шулай очрашырга, мул табыннар арасында сөйләшергә насыйп булсын дип, тамаша залына үттек. Зал тулып беткән диярлек, бәйрәм концертын да бик яратып карадык, өлкәннәр, үзебезнең яшьтәшләр чыгышы рәхәтләнеп тыңладык, үзебезнең милли моңлы көйләребез, җырларыбыз яшьлеккә кайтарды. Ара-тирә күзгә яшьләр дә килде. Һәр чыгышны алкышларга күмдек.

Мин Әтнә белән танышканга 50 ел гомер узган. Комыргуҗа мәктәбендә секретарь булып хезмәт юлымны башлаган идем. Яңа Җөлби авылына клуб мөдире итеп эшкә җибәрделәр. Әлеге авылда өч ел эшләгәч тормышка чыктым, кыскасы 30 ел мәдәният өлкәсендә эшләдем. Әтнә белән ике араны күп вакыт җәяү йөрдек. Ул юл газаплары, хәзер асфальт юл булмаса да, чистартып, карап торалар. Хәзерге Әтнәне таный торган түгел, искитмәле! Чит авылдан килгән кешегә бу аеруча ачык күренә. Үзебезнең авылда да бик рәхәт, оҗмах бакчасы белән бер, еллар гына тыныч булсын.

Бу безне яшьлеккә кайтарган бәйрәмне оештыручылар исән-сау булып, үзләренә дә без күргән кадер-хөрмәтне күрергә язсын!

Люция ГАРИПОВА,

Яңа Җөлби авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев