Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә зиратларны чистарттылар

Зират өмәләре үтте Районыбыз авылларында май бәйрәмнәрендә зират чистарту өмәләре үткәрү матур гадәткә әйләнеп бара. Күәмдә авыл халкы бердәм рәвештә үз җирлекләрендәге биш зиратны чистартты. Кем кайсы мәхәлләгә карый, шунда ашыкты. Корыган яфракларны тырмаладылар, ауган агачларны чыгардылар, аумаганнарын чабып, зират әйләнәсенә өйделәр. Сирәкләделәр. "Читтән караганда зират үтәли күренә, чистарды", дип...

Зират өмәләре үтте

Районыбыз авылларында май бәйрәмнәрендә зират чистарту өмәләре үткәрү матур гадәткә әйләнеп бара. Күәмдә авыл халкы бердәм рәвештә үз җирлекләрендәге биш зиратны чистартты. Кем кайсы мәхәлләгә карый, шунда ашыкты. Корыган яфракларны тырмаладылар, ауган агачларны чыгардылар, аумаганнарын чабып, зират әйләнәсенә өйделәр. Сирәкләделәр. "Читтән караганда зират үтәли күренә, чистарды", дип сөенделәр. Шунысы сокландырды, чистарткан чүпләр өелеп калмады, соңыннан трактор белән чыгарылган чүпләрне түктеләр. Оештыручысы - авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев