Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Зурлар өчен әкият" узды

Чара "Зурлар өчен әкият" Күлле Киме урта мәктәбендә Гашыйклар көне уңаеннан кызыклы чаралар оештырылды. Бәйрәм- бәйрәм белән, әмма шул ук вакытта бик җитди темаларга кагылышлы, яшүсмерләр өчен тирән тәрбияви мәгънәгә ия булган, кызыклы очрашулпар көне булды ул. Башта югары сыйныф укучылары ике төркемгә бүленеп- кызлар аерым, егетләр аерым - тәрбия...

Чара

"Зурлар өчен әкият"

Күлле Киме урта мәктәбендә Гашыйклар көне уңаеннан кызыклы чаралар оештырылды.

Бәйрәм- бәйрәм белән, әмма шул ук вакытта бик җитди темаларга кагылышлы, яшүсмерләр өчен тирән тәрбияви мәгънәгә ия булган, кызыклы очрашулпар көне булды ул. Башта югары сыйныф укучылары ике төркемгә бүленеп- кызлар аерым, егетләр аерым - тәрбия сәгатьләре узды. Әлеге сәгатьләрдә егетләр белән Надир Батршин, кызлар белән Гөлсинә Хәкимуллина аралашты . Шәхсән үземә егетләр белән үткән сәгатьтә катнашырга туры килде. Укытучы егетләргә спартан тәрбиясе турында сөйләде, шулай ук армия хезмәте, кыенлыклар алдында югалып калмау юллары турында да фикер алыштылар. Патриотик тәрбия бирү, Ватанга, туган илгә мәхәббәт уяту чарасы буларак мондый тәрбия чаралары зур әһәмияткә ия.

Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Римма Сафина оештырган "Зурлар өчен әкият" исеме астында узган чараның максаты -укучыларны ялгыш адым ясаудан саклау, тормышта килеп чыккан төрле кыен ситуацияләрдән чыгу юлларын күрсәтү иде. Дөрестән дә, тормышта кайчакта дөрес ясалмаган бер адым гомерлек үкенеч, әрнү китерә. Кичәгә кунак буларак чакырылган авыл мулласы Галимҗан Сабиров, мәгариф бүлеге психологы Ирина Фазылҗанова, район хастаханәсе гинекологы Әлфия Мөхәммәтова, уролог Илфат Галиев, Сибгат Хәким музееның директоры Луиза апа Шәмсетдинова,авылдашлары Гөлзада Хәмитова, мәдәният йорты директоры Чулпан Сәләхова,авыл фельдшеры, район мәктәпләреннән директор урынбасарлары һәм билгеле инде , мәктәпнең югары сыйныф укучылары катнашты. Укучылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, үзләре дә фикер алышуларда бик теләп катнаштылар. Мондый чарада табибә- гинекологның катнашуы үзе бер мәгънәгә ия. Соңгы вакытта мәктәп укучылары арасында килеп чыккан аяныч вакыйгалар белгечләр белән профилактик әңгәмәләрнең даими рәвештә үткәрелү кирәклеген тагын бер кат искәртә. Кичә дәвамында Әлфия Муалиф кызы укучыларга үзенең төпле киңәшләрен бирде, җенси мөнәсәбәткә иртә керүнең нинди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде. Уролог киңәшләре исә егетләргә кагылышлы иде. Луиза апа Шәмсиева күп еллык тормыш тәҗрибәсенә ия кеше буларак, татар халкында кызларга элек-электән тыйнаклык, әдәпллелек кебек сыйфатлар хас булуын, гаиләдә тәрбиянең дә нәкъ менә шушы төшенчәләргә нигезләнгән булырга тиешлеген искәртте. "Иң олы мәхәббәт олыгайгач килә, икең бер кешегә әйләнәсең икән",- диде ул.

Кичә барышында укучыларның үзләренә дә кызыклы сораулар бирелде. "Галиябану булсагыз, бүгенге күзлектән чыгып, кайсысын сайлар идегез- Хәлилнеме, әллә Исмәгыйльнеме?" дигән сорауга җавап эзләгәндә дә укучыларның кызыклы гына җавапларын ишетергә туры килде. Алардан күренгәнчә, кызларны хәзерге заманда да Хәлил кебек тугры, тырыш, кешелекле егетләр кызыксындыра икән.

Авыл мулласы Галимҗан абый мәхәббәт кебек олы хисне дин белән бәйләп аңлатып күрсәтте.Гөлзада апа исә бала белән онык тәрбиялүнең үзенчәлекләренә тукталды, мөнәҗәт укыды. Кунаклар соңыннан Сибгат Хәким музеенда булып, Луиза апа Шәмсиеваның эчтәлекле чыгышын тыңладылар. Бүгенге көндә актуаль булган чара үтте Күлле Кимедә. Аны оештыручыларга - мәктәп коллективына, Римма Сафинага рәхмәт әйтеп, моңа охшаш чараларның бүтән мәктәпләрдә дә уздыру кирәклегенә басым ясыйсы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев