Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге хатка катнашыбыз юк

"Әтнә таңы" газетасының 84 нче санында басылган "Кем кемнән риза түгел" дигән мәкалә уңаеннан туган фикерләр белән уртаклашырга булдым. Фәнүс СИБАГАТОВ, Югары Шашы авылы Беренче хат өч авыл халкы исеменнән дип язылса да, безнең Югары Шашы халкы, бигрәк тә түбән очларның, ул хатка бер катнашыбыз да юк. Кайнамыйбыз да, без...

"Әтнә таңы" газетасының 84 нче санында басылган "Кем кемнән риза түгел" дигән мәкалә уңаеннан туган фикерләр белән уртаклашырга булдым.

Фәнүс СИБАГАТОВ,

Югары Шашы авылы

Беренче хат өч авыл халкы исеменнән дип язылса да, безнең Югары Шашы халкы, бигрәк тә түбән очларның, ул хатка бер катнашыбыз да юк. Кайнамыйбыз да, без җайга гына яшәп ятабыз. Хатта язылганнар дөрес булгач, нигә аноним итеп язарга соң? Хатта язылганнар безнең өчен яңалык түгел. Күңгәр мәдәният йорты- культура учагы булудан күптән туктаган иде инде. Елга 2-3 бәйрәм булуга, кемнәрдер килеп түләүле дискотекалар уздыруга, мәдәният йорты ачылмаганга, нишләргә белмичә кибет каршындагы мәйданда яшьләрнең акырып, кычкырып, җыелып торуларына, ярымбуш мәйданлы сабантуйларына ияләшкән безнең халык, шуңа күрә бу хатта язылганнар берәүне дә гаҗәпкә калдырмады. Кышлау, Олы Мәңгәр мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыкларына, кечкенә генә Ары, Яңа Әтнә клубларының яңадан-яңа кичәләр, бәйрәмнәр үткәреп, артистлар чакырып, авыл халкын ял иттерүләренә кызыгып кына яшәдек. Менә Азат Хәйретдинов вәгъдә иткән кандидатура гына мәдәният эшен җанландырып җибәрмәс микән, дигән өметтә калабыз.

Авыл җирлеге башлыгы Гөлназ - яңа кеше. Эшлим, булдырам, дигән теләге бар, эшләгән кешедә гаеп булмый калмый, бар кешегә дә ярап бетеп булмый, тик авыллар өчен тырышып йөрүен дә күрми, әйтми булмый. Уңай күренешләр дә аз түгел. Урамыбыз үтә алмаслык иде, юллы булдык. Зират чистартуга да халыкны җыеп, өй саен кереп танышып йөрде. Яңа эшләнгән зират өе дә ерактан балкып тора. Быелгы Сабантуй бәйрәме хакында да соң булса да әйтеп китик әле. Рәхәтләнеп ял итте быел өч авыл халкы, хәтта күрше авыллар да безгә җыелды. Гөлназ башлап йөрде, хуҗалык җитәкчесез дә, эшмәкәр Абдуллаҗановлар да зур өлеш кертте, бәйрәмне күңелле үткәрүгә барысына да зур рәхмәт аларның. Авылыбыз өстендә азан тавышы яңгырап тора, тормышларыбыз җитеш, сугыш афәтләре күрмичә, бер-беребез белән үзара аңлашып, сәламәтлекләребезне саклап, тынычлыкта яшәргә язсын. Бер-беребездән гаеп эзләмик әле, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев