Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Иң, иң"нәр...

Укучылар чираттагы "Эрудит" тапшыруында "Иң, иңнәр"не ачыкладылар.

Укучылар йорты методисты Раилә Фәхретдинова гаҗәпләндерә белә: бу юлы мәктәп укучылары шушы темага имтихан тоттылар. Раилә Фоат кызы әзерләгән һәм алып барган чарадагы берсе икенчесеннән кызык фактлар укучы белемендә чагылыш таптылар. "Иң сыек металл", "Иң тиз ерткыч", "Океандагы иң тирән урын", яисә, "Әтнә районының иң төньякта һәм көньякта урнашкан авыллары" ише сораулар укучының белем дәрәҗәсе тагын да киңәюгә нык этәргеч ясый дип уйлыйм. Шунысы да мөһим, алып баручы һәр җавапны аңлатып, кирәк булса тарихын сөйләп барды. Ара-тирә мәзәкләр дә кыстырды.

I турда Иске Өҗем һәм Комыргуҗа командалары ярышты. Өстәмә сорау ярдәмендә соңгылары өстен чыкты. Олы Әтнә белән Күлле Киме командалары да нык тарткалашты. Элекке уеннардан чыгып әйтергә була: мәйдан хуҗаларның аерылгысыз юлдашы - фаль-старт бу юлы да булды. Дөрес, кимеләр дә сорауны укып бетергәнче үк кнопкага бастылар. Нәтиҗәдә, дөрес җавап биреп әтнәләр отты. Бәрәзә - Күшәр уенында бәрәзәләр 2:0 исәбе белән өстен чыктылар. Күәм-Бәрәскә уены бик кискен барды, ахыр чиктә күәмнәр 2:1 исәбенә оттылар.

II турда жирәбә ихтыярына буйсынып, Бәрәзә һәм Олы Әтнә командалары көч сынашты. Әтнәләр башта бер балл оттырып, аннан соңгы дүртесендә оттылар. Күәмнәрнең һәр уены кискен уза, монысы да искәрмә булмады. Күәм белән Комыргуҗа бәйгесе, соңгылары файдасына 2:3 исәбенә тәмамланды. Түбән Көек - Шашы уены да шушы ук исәпкә, шулай ук соңгылары файдасына төгәлләнде.

Нәтиҗәдә финалга 3 команда чыкты...

Мәкаләнең тулы вариантын газетада укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев