Әтнә таңы

Әтнәдәге изге гамәл мине үзгәртте

Декабрь ае җитүгә күңел ниндер көтә, дулкынлану кичерә. Һәм юкка түгел, чөнки 1-10 декабрь аралыгында инвалидлар декадасы уза. Ә быелгысы, шәхсән минем очен, аеруча да истә калырлык булды. 9 декабрь кичендә Күшәр мәдәният йортында физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләр хөрмәтенә гаҗәеп бай эчтәлекле әдәби музыкаль кичә булды. Ә авылдашым, шагыйрә...

Декабрь ае җитүгә күңел ниндер көтә, дулкынлану кичерә. Һәм юкка түгел, чөнки 1-10 декабрь аралыгында инвалидлар декадасы уза.

Ә быелгысы, шәхсән минем очен, аеруча да истә калырлык булды. 9 декабрь кичендә Күшәр мәдәният йортында физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләр хөрмәтенә гаҗәеп бай эчтәлекле әдәби музыкаль кичә булды. Ә авылдашым, шагыйрә Рүзия апа Камаева һәм мин бу кичәнең хөрмәтле кунаклары идек. Яңа мәдәният йорты сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясау әйтеп бетергесез зур шатлык булса, авылдашлар алдында имтихан тоту аеруча зур җаваплылык сорый торган эш. Тик авылдашларыбызның нурлы йөзе, кайнар алкышлары концерт алдыннан булган дулкынлану хисләрен бик тиз юкка чыгарды. Әлбәттә, катнашучы балалар, яшьләребезнең кабатланмас чыгышларын да әйтми калу мөмкин түгел. Кыска гына вакыт аралыгында әзерләнгән концерттагы һәр чыгыш зур мактауга лаек иде. Катнашучы һәр бала бу чараның никадәр тирән мәгънәгә ия икәнен аңлап, тырышуларының нәтиҗәсен бу кичтә концертка килгән тамашачы үз күзләре белән күреп, югары бәяләде. Шуңа да катнашучы һәр балага һәм мәдәният учагын дөрләтүче - Галиева Лилия апа белән Гафарова Фәридә апага чиксез рәхмәтләремне белдерәм!

Реклама

Ә инде әлеге чараның дәвамы 10 декабрь көнне Әтнәдә инвалидлар декадасы тәмамлану уңаеннан Әтнә дәүләт драма театры бинасында Хәйрия марафонын тамаша кылу булды. Шунысын да әйтергә кирәк, быелгы марафон инде юбилей саны белән 15-нче тапкыр узды. Сәхнәдәге чара башланганчы килгән һәркем физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең берсеннән-берсе матур, күз явын алырлык кул эшләнмәләрдән торган күргәзмә белән таныша алды. Бу эшләнмәләр мөмкинлеге чиклеләрнең чиксез мөмкинлекләргә ия булуына тагын бер дәлил. Ә инде чараны район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмовның чыгышы белән башланып китүе марафоннын күркәм традициясе. Шулай ук мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова, район ветераннар советы рәисе, "Чын йөрәктән" фонды җитәкчесе Мингазиз Зиннәтовның уйландырырлык чыгышлары районыбыз үзешчәннәренең кабатланмас чыгышлары белән үрелеп барды. Ә инде иң дулкынландыргыч минутлар булып, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, "Бердәм Россия" партиясененнән бишенче чакырылыш Дәүләт советы депутаты Ринат Закировның мөмкинлекләре чикләнгән нәни райондашларыбызга планшетлар һәм Кыш бабайның чаналар һәм тимераяк бүләк итүе булгандыр. Әлбәттә, авылдашым, шагыйрә Камаева Рүзия апа белән минем чыгышларга да тамашачы битараф кала алмады кебек. Сәхнәгә менгәч, бу марафонның ун ел элек минем тормышымда да зур өлеш уйнап, бүгенге көндә ирешкән уңышларымның чишмә башы булуы турында әйтми кала алмадым. Чөнки бу эшләгән эшнең нәтиҗәсез узмавына ачык мисал. Кайчандыр мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылучы әлеге изге гамәлдән бүгенге көндә районыбызнын бергә оешмасы да читтә калмый. Оештыру эшләрен район админстрациясе, социаль яклау үзәге, мәгариф һәм мәдәният бүлеге җилкәләренә тешүен әйтми калу мөмкин түгел. Ә инде декада барышында нәни сабыйларның тырышып үзләреннән өлеш кертүләре аеруча игътибарга лаек. Балаларны бу эшкә тарту киләчәк буында игелек һәм шәфкатьлелек тәрбияләү буенча зур тәрбия эше дә. Шуңа да беренче карашка гади генә әмма тәрбиясе буенча әйтеп бетергесез тирән мәгънәгә ия, минемчә. Киләчәктә дә бу марафонны күз карасыдай саклап, районыбыз күләмендәге мөһим чараларның берсе итеп уздырып, нәтиҗәсен күреп яшәсәк иде!

Мөнир Шакиров, Күшәр авылы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: