Әтнәдә бер айда 19 кеше үлгән
Быел август аенда районда 8 бала туып, 19 кеше вафат булган. Ярый әле, язылышкан 15 парның нибары берсе генә таркалган. Чагыштыру өчен узган елгы август күрсәткеченә күз салыйк. Былтыр август аенда да 8 бала якты дөньяга аваз салган, ә үлүчеләр 11 генә булган. Аның каравы язылышучылар күп - 24 пар,...
Быел август аенда районда 8 бала туып, 19 кеше вафат булган. Ярый әле, язылышкан 15 парның нибары берсе генә таркалган. Чагыштыру өчен узган елгы август күрсәткеченә күз салыйк. Былтыр август аенда да 8 бала якты дөньяга аваз салган, ә үлүчеләр 11 генә булган. Аның каравы язылышучылар күп - 24 пар, аерылышучылар 2 пар гына.
Елның 8 айлык күрсәткечләре дә мактанырлык түгел. Быел ел башыннан 63 бала туган һәм 167 кеше үлгән. Шул ук вакытта 49 пар язмышларын бер төенгә бәйләгән, ә 12 пар таркалуны өстен күргән. Былтыр 8 айда 80 бала туган, 152 кеше якты дөнья белән хушлашкан. 69 пар язылышып, 14 пар аерылышкан булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев