Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге өлкән хәбәрче, пакет кына түгел, сумка иде, ди

Ябынчыда яшәүче иң өлкән хәбәрчебез Мөршидә Ваһапова да телефоннан үз куанычлары белән уртаклашты. "Комыргуҗа авыл җирлеге Өлкәннәр көнен зур хәзерлек белән үткәрде. Аны уздыруга авыл җирлеге башлыгы ӘнәсХәкимов, "Шахтер" җитәкчесе Айназ Хәкимов, ветераннар советы җитәкчесе Гөлсинә Мөхәммәтҗанова, мәктәп директоры Гөлбану Шәрәфиева зур өлеш керттеләр. Миңа Әнәс Хәкимов, пакет димәс идем,...

Ябынчыда яшәүче иң өлкән хәбәрчебез Мөршидә Ваһапова да телефоннан үз куанычлары белән уртаклашты. "Комыргуҗа авыл җирлеге Өлкәннәр көнен зур хәзерлек белән үткәрде. Аны уздыруга авыл җирлеге башлыгы ӘнәсХәкимов, "Шахтер" җитәкчесе Айназ Хәкимов, ветераннар советы җитәкчесе Гөлсинә Мөхәммәтҗанова, мәктәп директоры Гөлбану Шәрәфиева зур өлеш керттеләр. Миңа Әнәс Хәкимов, пакет димәс идем, сумка белән күчтәнәчләр һәм Өлкәннәр көненә чакыру билеты алып килде. Мәгариф бүлегеннән дә бик мул итеп әзерләнгән күчтәнәчләр алып килделәр. Бәйрәм чарасы мәктәптә узды. Пенсиягә чыкканчы районның башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгән Габделнур Мәрдәнов та бәйрәм белән котлап, чыгыш ясады. Җитәкчеләр барысы да тәбрикләделәр. Ветераннар советы рәисе "түгәрәк дата"лы юбилярларны - барысы 17 кешене аерым котлап, бүләкләде. Мәктәп укучылары исә, котлап концерт куйдылар. Ветераннар үзләре дә җырлап-биеделәр. Район мәдәният бүлегеннән килгән гармунчы егет тә матур көйләр белән куандырды", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев