Әтнәдәге Әләшә турында мәгълүмат
Әтнә Туган якны өйрәнү музее 2 июнь көнне узачак Әләшә бәйрәме уңаеннан, әлеге җирлек турында киңрәк мәгълүмат биргән. Сез дә танышыгыз.
Безнең якларда иң борынгы, изге урын булып Кала тавы (Әйшияз шәһәрчеге ) санала. Монда "Хан зираты" һәм Изгеләр чишмәсе, истәлекле, изге тарихи урыннар бар. Ашыт елгасының уң як биек ярында Әйшияз шәһәрчеге зираты урнашкан. Халык телендә ул "Хан зираты" дип йөртелә. Зиратта язусыз өч кабер ташы тора. Соңгы елларда кабер ташлары янына тимер чардуган һәм "Габдулла улы Әйшәхан. 960 - 985 елларда яшәгән һәм дәфенләнгән", дип язылган яңа кабер ташы куелды. "Хан зираты" дип йөртелү дә зиратның мөселманнарныкы икәнен искәртеп тора. Һәр елны июнь аеның беренче җомгасында (быел 2 июнь) Кала тавында Әләшә бәйрәме үткәрелә. Борынгыдан килгән бу бәйрәм көнне Изгеләр каберлегенә тирә-як авыл халкы, Татарстан, хәтта Россиянең төрле өлкәләреннән киләләр, догалар укыйлар, сәдакаләр бирәләр. Тау астында "Изгеләр чишмәсе" ага . Аның суын шифалы дип йөртәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев