Әтнә таңы

Әтнәдәге матурлык

Олы Әтнә авылында яшәүче Гөлзада һәм Илгиз Усмановлар хуҗалыгында булырга туры килде.

Мондагы матурлыкны күреп хәйран калдым. Дөрес, хуҗабикә әйтмешли, артык берни дә юк үзе. Әмма булганнары барысы да тиешенчә урнашкан, пөхтә, тигез... кыскасы, һәр җирдән тирә-якка матурлык нуры чәчелә.

Капкадан кергәндә үк, бетон җиргә тырнап язган "Исәнмесез! Рәхим итегез" сүзләре каршы алды. Ишегалды, бакчадагы матурлык күз явын алырлык. Әнә бит, күршеләре дә: "Ял итәргә теләсәк, монда гына керәбез. Әллә никадәр вакыт уза да китә... Ярый әле каенана юк!" - дип көлдерә. Хуҗабикә исә: "Иртәдән кичкә кадәр, кайвакыт төнге 2ләргә кадәр монда инде мин", - ди. Бу гүзәллекне фотолардан күрә аласыз, бары шунысы бәхәссез - матурлык булдырасың килсә, башта тиешенчә күзаллавың һәм шул нигездә планын булдырырга кирәк. Ә боларда - барысы да бар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: