Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге “Район чыршысы” балаларга бик ошады

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт театры бинасында "Район чыршысы" узды.

Аны уздыру матур бер традициягә әйләнде. Биредә мәктәпләрнең иң актив, тырыш укучылары катнаша. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Нурияздан улы Сибагатов әйтмешли, биредә мәктәп укучыларының "каймагы" җыела. Укучылар йорты Раилә ханым һәм аның улы Зөлфәт Фәхретдинов, Рита Садриева һәм оешма методистлары йөзендә бик матур бәйрәм булды бу.

Укучылар сәхнәгә менеп конкурсларда катнаштылар, берәр кулларын бәйләгән хәлдә бүләк төрделәр, узыштан акча санадылар, җитезлектә сыналдылар... Кыскасы, рәхәтләнеп ял иттеләр. Интеллектуал уенда акыл көче белән сынаштылар, көйләрне танып белделәр, төрле илләрнең Кыш Бабайларын таныдылар.

Соңыннан, балаларның бер-берсенә "Шулай булды имә", "Әгәр болай дисә инде", дип кычкырып, бәхәсләшеп таралуларын күзаллаган хәлдә, "Район чыршысы" балаларга бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев