Әтнә таңы

Әтнәдәге тугызынчы багана

Күрше Хәсәншә карт булмаса, бу фани дөньяның минем өчен бер чите китек булыр иде. Гомер сукмагының тугызынчы баганасына килеп җитсә дә, һич картаюны белми, һаман шат чырайлы, җитез гәүдәле, сүзе килешле. Бер карыйсың, сумкалы кулын чайкатып кибеткә йөгерә, икенче карыйсың - я көрәк, я себерке тотып, ишек алдын тәртипләп йөри.

Аның белән минем сүз җилеме килешә, шуңадырмы көндәлек аралашып тору гына җитеп бетми, кайвакыт карчыгы Галимә җиңги әйтмешли, "крупный" очрашу ясап алабыз. Сәбәбе дә ничектер гел табылып тора, менә бүген дә карасам, февральнең соңгы көннәре җиткән, ил саклаучыларның бәйрәме имеш. Ил сакчысы димәктән, Хәсәнша карт сугыш афәтен хәйран ерып йөреп, бер янчык орден-медаль җыеп, сул аягына аксаклап кайтып кергән. Орден-медальләрен тагып йөрү түгел, бөтенләй күрсәтми диярлек, сугыш турында сөйләми. Ә гарип аякны кая куясың, аны яшереп, я кесәгә тыгып йөреп булмый, шулай да сиздермичәрәк йөрергә тырыша. Бервакыт җаен китереп кыстым моны, сөйләттердем:

•Атакага күтәрелдек шулай. Мимеч бик каты оборон тота, дөбер-шатыр атыш, шартлау, гарасат. "Ур-ра", кычкырып атакага баралар,- дип язалар язучылар, аналарын корт чаккыры, кычкырырсың бар. Авызда бер генә аваз: "-А-а-а." Әле анысын да үзеңнән башка ишетүче юк. Менә шул "А-а-а" ны акырып, мылтык тотып, аякларны чатый-потый китереп элдерәбез алга. Анда асфальт җәеп, тигезләп куймаганнар, сөртенеп тә китәсең, барып та төшкәлисең. Бервакыт сул аяк тез түбән бик каты авыртып китте. Ул яктан сугышка бергә кергән әрмән егете бара иде, аңа кычкырдым: "Вартан, фәләнмайть, әрмән алашасы, нигә тибенәсең? Әллә ишетте, әллә юк. Күзен акайткан, авызын актык хутына ачып куйган, куян кебек сикергәләп, төтен-тузанга кереп югалды. Кызган килеш биш-алты адым тыраклап бардым да түндем. Карыйм, итек кунычы аерылган, кызгылт-көрән бер нәмәрсә күренеп тора. Тимер кыйпылчыгы үз эшен эшләгән, ә мин әрмәнгә кычкырып маташам. Шуннан госпиталь, сөяк исән, үз ямавы үзендә - тиз төзәлде. Әле бусы баласы гына булган икән. Сөйлиләр иде, имеш, бер яраланган кеше икенче кат яраланмый. Дөрес, хәйран зыянсыз йөрелде. Инде менә сугыш бетә, исән-сау кайтабыз, дип йөргән көннәрнең берендә, санаулы сәгатьләре калганын уйлаптыр, немец самолетлары бик каты бомбага тоттылар, җир белән күк тоташамы, дип торабыз. Ятам шулай җиргә сеңеп, бервакыт яраланган аягым сыкрап алды да, җылына башлады. Карасам, чалбар балагы ертык, аннан кан саркый, аяк янга бөгелгән. Тагын госпиталь. Бу юлы эшләр хөрти, сөяк чәрдәкләнгән, яра төзәлми, карала башлады, үтереп сызлый. Духтыр олы гына яһүд, әйтә:
•Галимов, бу аягың адәм булмас, кисик,- ди.
•Ты что, духтыр, никак нильзә,- дим.
Мин сугыш алдыннан гына өйләндем, озатканда хатын әйтеп калды:

•Матри аны, запчастьләреңне калдырып кайтма, бөтен кайт. Яшисе, эшлисе, балалар апкайтып үстерәсе бар! Духтыр үзенекен тукый:
•Бала апкайта торган запчастьне әйтмим мин, аяк дим! Мин сыңар аякны терәп каршы торам:
•Аягы да кирәк инде аның, хатын әйтте... Духтыр кычкырып көлде:
•Раз хатының әйткәч, балалар да үстерәсегез булгач, тырышып карыйк, тик хәлең бик серьезный, түзәргә туры килер. Ие, түздем инде, менә бер ярым аяк белән кайттым.
Телевизордан сугыш турында кино караса, ялтыравык битле, ак тун кигән сугышчыларны күреп сүгенә башлый:

•Нигә бу ялганны күрсәтәләр икән, анда окопта җенгә әйләнеп бетәсең, кеше дә җир дә бер төскә кереп бетә. Бер тапкыр күрдем мин ул ак тунлыларны. Себер дивизиясе килде, бар да кызыл битле, чиста, ак туннан. Бездән борыннарын җыерып сөйләнделәр:
•Без кытай чигендә япошкаларны дер селкетеп тордык. Беренче бәрелеш үк барын да тигезләде, кайда сибиряк, кайда без, берничек тә аерып булмый иде.

Дөресен сөйләргә ярата карт, шуның аркасында "тегендә" дә булып кайта. Сугыштан соңгы елларда районнан лекторлар килеп, халыкны җыйдыртып доклад сөйләп китәләр иде. Берсендә шулай шома битле, чалбар каешын иң беренче тишегенә эләктергән лектор килеп, халык алдында чыгыш ясый. Имеш, без сугышта бөек юлбашчыбыз, даһи генералларыбыз булганга җиңдек. Тәнәфестә, урамда тәмәке пыскыткан арада Хәсәнша карт әйтеп алган:

•И-и, чуртым, бу чумарбаш сугышның, "с" хәрефен дә иснәмәгән көе сиптергән була, бөек имеш, даһи имеш. Беләсегез килсә, халык кыру хисабына җиңдек, ие, халык кырып. Бер мимечкә безнең дүрт кеше башын салды (ул вакытта каян белеп әйткән, сугышта Ярман иле җиде, безнең ил 28 миллион кеше югалтканы фаразлана). Хәсәншаның бу сүзләрен билгеле бер урынга җиткерүчеләр дә табыла. Аны биш елга "тегендә" күп сөйләшеп булмый торган җиргә озаталар.
Вакыт уза, җәй җитә. Хәсәнша өеннән хат ала. Галимәсе язган:

Реклама

•Сорап кара әле, бер-ике көнгә җибәрмәсләр микән, бәрәңге бакчасы көрәкләргә вакыт җитте. Колхоз ат бирми, үзем көне-төне фермада. Хәсәнша тиз генә җавап әмәлли, имеш, моннан бер-ике көнгә түгел, бер-ике минутка да чыгып булмый. Бакчага ничек тә үзең тырыш инде. Тик чамалап казы, мин сугыштан яшереп алып кайткан пистолетны шунда күмеп киткән идем, тапсаң кеше-карага күрсәтми генә берәр җиргә алып куй.
15-20 көннән авылдан хат килеп җитә. Хатыны язган:

- Бакча өчен кайгырып йөрмә инде, көтмәгәндә милиция булышты. Рәхмәт төшкере, районнан 10 милиционер килеп атна буе бәрәңге бакчасын казып яттылар. Балчыктан гел кәҗә мамыгы ясадылар инде менә. Ә пистолетың күзгә чалынмады, кайткач үзең карарсың.

Тегенән килгән-киткән хатлар гел укылып торалар шул. Ә Хәсәнша бөек юлбашчы вафатыннан соң, амнистиягә эләгеп, ярты елдан кайтып җиткән.

Карт белән алмаш-тилмәш серванттагы пыяла савытларга күз салгалап, Галимә җиңги хәзерләгән бәйрәм чәен төгәлләдек. Ул савытларны соңгы тапкыр кымшаткан вакытлар да онытылып беттеләр бугай инде. Рәхмәт әйтеп кузгалганда, туктсан тутырып та тормыш яме, яшәү дәрте бөркеп торган күршеләремә сокланып карап уйлап куйдым, Ходаебыз боларга тугызынчы багананы да исән-имин әйләнеп узарга язсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: