Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге “Яралы балачак”

Габдулла Тукай исемендәге драма театры бинасында Бөек Ватан сугышы чорындагы тыл хезмәтчәннәре, өлкән яшьтәгеләр катнашында "Яралы балачак" китабын тәкъдир иттеләр. Китапта тәкъдим ителгән истәлек-хатирәләрнең геройлары - районыбызда яшәгән иманлы, намуслы гап-гади авыл кешеләре. 1928-1945 елларда туган сугыш чоры балаларының гыйбрәтле хатирәләре тупланган. Төзүче-авторлары - китапханәчеләр Гөлнур Насыйрова, Алсу Әскарова. Китапны...

Габдулла Тукай исемендәге драма театры бинасында Бөек Ватан сугышы чорындагы тыл хезмәтчәннәре, өлкән яшьтәгеләр катнашында "Яралы балачак" китабын тәкъдир иттеләр. Китапта тәкъдим ителгән истәлек-хатирәләрнең геройлары - районыбызда яшәгән иманлы, намуслы гап-гади авыл кешеләре. 1928-1945 елларда туган сугыш чоры балаларының гыйбрәтле хатирәләре тупланган. Төзүче-авторлары - китапханәчеләр Гөлнур Насыйрова, Алсу Әскарова. Китапны нәшер итүдә район хакимияте матди ярдәм күрсәткән. "Яралы балачак"ны тәкъдир итү концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичәне район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов ачып җибәрде. Китапта искә алынганнарның кайберләре сәхнәгә чыгып истәлекләре белән уртаклаштылар. Хәзер Казанда яшәүче бик күп җырлар авторы, күллекимеле Фердинат Гайсин язмышы гыйбрәтле. 6 айлык вакытта әтисе сугышта һәлак була, әнисен исә, ачтан тилмергән баласына дип кесәсенә бер уч ашлык салып кайтканы өчен хөкем итәргә телиләр... Шулай итеп ул түгәрәк ятим кала. Сәхнәдә яңгыраткан, иҗат иткән шигырьләренең дә берничәсе ятимлекне, ачы язмыш мизгелләрен үз эченә ала. Нуриев Җәүдәт уй-теләкләрен бик кыска итеп белдерде: "Изге теләгем бар, без күргәнне, кичергәнне киләчәктә беркем күрмәсен иде", - диде. Исеме бөтен республикага билгеле, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гомәр ага Мәрдәнов исә үзен сәхнәгә чакыргач: "60 ел сәхнәдән төшмәдем. Бүген монда - залда, сезнең арада гына утырыйм әле", - дип, тамашачыларга Бөек Җиңү белән котлау сүзләрен җиткерде. Тагын бер Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Кадыйров: "Фашистларны тылдагылар тырышлыгы белән дә җиңдек", - дип, бу уңайдан иҗат иткән "Авыл хатыннары" исемле шигырен яңгыратты. Шунысына күңел булды - авторлар безне дә искә алганнар. "Китапка кергән истәлекләрне туплауда, басманы әзерләүдә булышкан Әтнә районы китапханәчеләренә, ярдәм иткән мәгариф хезмәткәрләренә, "Әтнә таңы" газетасы коллективына, безнең эшебезне хуплаган, һәрдаим булышлык күрсәткән барлык җитәкчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез", дигән юлларны укып куандым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев