Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге зиратларны нигә пычраталар

"И, бабай, туйдык ич инде..." "Олы Әтнә зиратына менеп, чардуган эчендәге, кырыендагы чүпләрне чистартып, 6метрлы бүрәнәсен тышка чыгарган саен, оныгым әнә шулай ди". "Ник бу кешеләр гел безнең кабер алдына гына китереп өяләр соң бу бүрәнәләрне, үзләре дә тышка чыгара алалар бит, бабай",- диләр. Бик алалар, тик мәгънәсезләр, зиратны басымчак...

"И, бабай, туйдык ич инде..."

"Олы Әтнә зиратына менеп, чардуган эчендәге, кырыендагы чүпләрне чистартып, 6метрлы бүрәнәсен тышка чыгарган саен, оныгым әнә шулай ди".

"Ник бу кешеләр гел безнең кабер алдына гына китереп өяләр соң бу бүрәнәләрне, үзләре дә тышка чыгара алалар бит, бабай",- диләр. Бик алалар, тик мәгънәсезләр, зиратны басымчак итәргә ярамаганлыгын, үзләренең әнә шул зиратка килеп ятасыларын күз алдына китермиләр әле. Нәрсә булды бу Әтнә халкына ",- ди редакциягә зираттан алып төшкән, кырлы пычак күтәреп кергән 80 яшьлек бабай.

  • Балалар, менә пычагы, пычагын да әнә шул бүрәнә астына яшереп калдырган, кулъяклыкка төргән. Калдырган кеше үзе таныр. Без карый торган каберләр элекке СМУ склады каршында, эчке яктагы каберләрне чистарталар да безнеке кырыена китереп өяләр, бүрәнәләр калдырып киткәннәр, берничә тапкыр инде. Бу юлы 6 метрлы бүрәнәне өстерәп чыгардык, балалардан оят...болай ярамый бит инде. Ничә ел буе шулай кеше чүбен чистартабыз. Нишләп шулай бу халык, күрә торып шушы эшне эшләмиләр бит инде...

80 яшьлек бабай әрнеп сөйләгәнне оялып тыңлап утырдык, урыны-урыны белән тавышы калтыранып та куя. "Зират тулы чүп, бездә генә бит бу, башка авыллар гөлбакча ясап бетерделәр", дип уфтанган бабайга( исемемне язмагыз, дип үтенде) җавап бирә алмадык. Чөнки үзебез дә ничә еллар шушы сорауга җавап эзлибез, әле таба алган юк, бәлки сез җавап табарсыз. Ник шулкадәр мәньсез, оятсыз безнең Әтнә халкы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев