Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән 90 яшьлек Маһирә әби

"Башта әни булдым, аннары дәү әни, шулай ук карт әби дә мин", - ди Олы Әтнә авылында яшәүче, 90 яшҗлек юбилеен билгеләп узучы Маһирә әбекәй Хәйруллина. Татар әбекәйләренә хас булган мөлаем йөзле, эчкерсез Маһирә апага күз салуга "Сөбханалла" дип куйдым. Бөек Ватан сугышының ачысын-төчесен күргән, җиденче сыйныфны тәмамлап, 15 яшендә...

"Башта әни булдым, аннары дәү әни, шулай ук карт әби дә мин", - ди Олы Әтнә авылында яшәүче, 90 яшҗлек юбилеен билгеләп узучы Маһирә әбекәй Хәйруллина.

Татар әбекәйләренә хас булган мөлаем йөзле, эчкерсез Маһирә апага күз салуга "Сөбханалла" дип куйдым. Бөек Ватан сугышының ачысын-төчесен күргән, җиденче сыйныфны тәмамлап, 15 яшендә фермага эшкә килеп, биредә 43 ел буе эшләгән әбекәйгә шулай дими мөмкин дә түгел. Тормышка чыгып, ире белән бары 11 ай гына яшәп кала ул. Нинди генә кыенлыклар күрсә дә, сынмаган-сыгылмаган, хәтта ялгышып кына да зарлану сүзен ишетмисең аның.

- Авыр тормыштан зарланмыйм. Сугыш еллары хакында күп зарланып сөйләүчеләр турында укыганым бар. Нишлисең, ил белән килгән авырлык булды бит ул. Аллага шөкер, тырыш булдык, эшләдек. Барына риза булдык, - ди Маһирә әбекәй.

- Кеше сөйләмәде, зарлана белмәде, - ди аның турында кызы Надия дә.

Шуңадамы дүрт тапкыр үлемнән дә калгандыр ул. Ходай Тәгаләнең кодрәте белән бүгенге көндә үз аягында йөреп тора. Зиһененә дә күзләр тимәсен. Телефон номерларына кадәр хәтерли Маһирә әбекәй. Кияве Ринат шаяртып, якыннарының телефонын сораган иде, әбекәй ялт иттереп әйтеп тә бирде. Шулай ук китабын да, газета-журналларны да укып бара. Үзе дә бу хакта: "Укырга бик яратам, - ди.

Гомер дигәнең аккан су кебек, үтеп тә киткән. Бүгенге көндә кызы Надия, кияве Ринат тәрбиясендә гомер кичерүче Маһирә әбекәй тормышына шөкерана кылып, үзе үстергән "агачның" татлы җимешләрен татый. Оныклары Айрат һәм Ләйсән Хәмитовларның, оныкчыклары Айгөл белән Сөмбелнең яраткан дәү әни, карт әбиләре дә ул. Якыннарының олы ихтирамга ия булган әбекәй дә ул. Алга таба да олыны-олы, кечене-кече итеп, тату, бердәм булып яшәгән Хәмитовлар гаиләсенең киңәшчесе, олы терәге булып гомер итәргә насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев