Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән 90 яшьлек Зәйтүнә Фазылҗанова: “Шинельсез солдат идем мин”

"4 кыз туганым да шушы ук авылда тормышка чыгып, 85-90 яшькәчә гомер кичерделәр", - дип елмая Түбән Көек авылында 90 яшьлек юбилеен каршылаучы Зәйтүнә Фазылҗанова. 15 август көнне юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сибагатов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева һәм Түбән Көек авыл җирлегеннән Эльмира Йосыпова котлады....

"4 кыз туганым да шушы ук авылда тормышка чыгып, 85-90 яшькәчә гомер кичерделәр", - дип елмая Түбән Көек авылында 90 яшьлек юбилеен каршылаучы Зәйтүнә Фазылҗанова.

15 август көнне юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сибагатов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева һәм Түбән Көек авыл җирлегеннән Эльмира Йосыпова котлады.

Гаиләдәге 14 баланың уникенчесе булып дөньяга килә ул. Кызганычка каршы, 8 туганы - 6 кыз һәм 2 ир-бала гына исән-сау үсә. Зәйтүнә апа үзе дә үсеп, буй җиткән улын югалту ачысын кичерә. Шөкер, бүгенге көндә кызы Гөлсинә, оныклары янына кайтып, хәлен белеп йөриләр. Кышны да кызы янында уздыра.

Хезмәт юлын моннан 80 ел элек, 10 яшьлек чагында ук, 1935 елда күмәк хуҗалыкта эшләп башлый. Мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлагач, педагогик училищега укырга керә. "Уку түләүле була", дигәч, кабат авылга кайта. 1940 елда 4 ай укып, Бөгелмә-Казан тимер юлы төзелешендә эшли. Озак та узмый, Бөек Ватан сугышы башлана... Биредә Мәскәүдән эвакуацияләнеп кайтучылар да урнаша. "Балаларга мәхәббәт, алар белән эшлисе килү теләге әнә шул чакта ук тугандыр", - ди Зәйтүнә апа. Соңрак, бригадир апасы җитәкчелегендә танкка каршы чокыр казуда катнаша. "Безгә Кызыл Байрак та бирделәр әле... Ул кайдадыр инде", - дип, көрсенеп куя. Әнә шул апасын сугышка алгач та, Зәйтүнә Фазылҗан кызын райондагы мәгариф бүлегенә чакыртып, укытучылык эшенә кыстыйлар. "Яхшы укыгач, күрәсең", - дип көлемсери. Ә 2 абыйсы, апасы һәм 4 җизнәсе дошманга каршы сугыша. Шунысы кызык, абыйсы белән апасы Сталинград фронтында бер-берсеннән 13 чакрымда торып кына сугышалар, тик очраша алмыйлар...

Зәйтүнә апа укытучы гына түгел, агитатор да була, фронтка самолетларга яки танклар колоннасына дип халыктан акча, бәрәңге җыя... "Әле дә хәтерлим, бәрәңге җыярга кергәч өлкән яшьтәге бер апа идән асты капкачына аркылы ятып, ачыйгланып: "Бирмим", - дип кычкырды... Кыскасы, шинельсез солдат идем", - дип көрсенә. Өстәвенә, үз сүзләре белән әйтсәк, "Ачулана да, кычкырыша да белми". Шулай итеп 1942 елның сентябреннән 1980 елның 15 августына кадәр башлангыч сыйныфларны укыта ул. Укытучы стажы гына 38 ел тәшкил итә.

1954 елны тормышка чыгуын да көлемсерәп искә ала. Җәмәгате Рәхим Йосыпов белән язылышканда, авыл советы секретаре "Язылышу таныклыгы"на аның фамилиясен язганда, ашыгып җибәрепме, "Ф" хәрефен куя. Элеккечә үк "Фазылҗанова" дип яза башлый ахыры. Җәмәгате: "Таныклык"ка сызык-бозыклар кертмик инде, Фазылҗанова дип язып бетерсен", ди. Шулай итеп Зәйтүнә Фазылҗан кызы элекке фамилиядә кала, ә кызы Йосыпова булып үсә.

Укучылары белән бик горурлана Зәйтүнә апа. "Кичә генә Баулыдан 56 яшьлек укучым махсус минем янга кайтып китте. Моннан алдарак "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исемен йөртүче шәкертем кайткан иде... Әллә үзем бик әйбәт булдыммы икән?!" - ди хәйләкәр елмаеп. Шунда, аның яхшылыгын расларга теләгәндәй, чәчәкләр бәйләме күтәреп өйгә аның тагын бер укучысы - Түбән Көек мәктәбенең информатика укытучысы Илнур Хисмәтуллин килеп керде.

Зәйтүнә Фазылҗанова мәктәптә Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәровның әнисе Нәкыя Фатыйх кызы белән бергә эшли. "16"ел бергә эшләдек, ул миңа бик якын", - ди. Сүз уңаеннан, кызы Гөлсинә дә 36 ел укучыларга белем бирә.

Тормышның ачысын-төчесен күп татыса да, булганыннан бик канәгать ул. Хөкүмәткә, җитәкчеләргә рәхмәт укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев