Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән абыйлы–энеле тракторчылар: “Терлекләр тук кышлар”

Терлек асрауда төп ризык булып, бабайлар заманыннан бирле салам кулланылган. Хайванга ашатырга да, астына да салам күп тотылган. Бездә бу авыр да, четерекле дә хезмәтне ике туган: Гыйниятулл Хәтибуллин энесе Фәрит Галимуллин белән башкара. Бу егетләр иртүк торып кырда көн саен кичкә кадәр бу авыр хезмәтне башкаралар. Күз генә тимәчен,...

Терлек асрауда төп ризык булып, бабайлар заманыннан бирле салам кулланылган.

Хайванга ашатырга да, астына да салам күп тотылган.

Бездә бу авыр да, четерекле дә хезмәтне ике туган: Гыйниятулл Хәтибуллин энесе Фәрит Галимуллин белән башкара. Бу егетләр иртүк торып кырда көн саен кичкә кадәр бу авыр хезмәтне башкаралар. Күз генә тимәчен, тракторлары гел төзек бу егетләрнең. Елга бер генә көн дә эшсез торганнары юк. Саламнар коры килеш әзерләнсен дип тырыша бу егетләр. Авылга якын гына басуда быел арпа иде, саламын бу егетләр тиз арада җыйнап та алдылар. Арпа саламын яшь терлекләр бик яратып ашый, шуларга гына тотарга кирәк.

Гыйниятулланыйң эш стажы күп инде, фермадан тирес түкте ул. Кышның салкын көннәре күп була, тик эшкә өзеклек кертмәде ул. Авылда үрнәк гаилә дә аларныкы, йортлары төзек, мал-туар, кош-кортны күп асрыйлар. Абыйлары Кәримулла да гомере буе тракторда эшләде. Кышын буран булса, эшкә киткәнче урамны чистартып куя иде. Рәхмәт аңа. Үзенең киңәшләрен биреп әле дә булыша егетләргә. Хәзер ул лаеклы ялда инде.

Эш яраткан кеше авылда да бер дигән итеп яши. Мондый эгшсөяр егетләр булганда, авылның нигезе нык була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев