Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән җан авазы

Җан авазы Әйткәч үтәргә кирәк Илебездә сугыш беткәнгә 70 ел тулу уңаеннан күп кенә чаралар уздырыла, авылларда да шулай бу. Әтнәбез дә үз өлешен кертә. Авылын күрсәтмим, авыл мәдәният йортында кичке сәгать 8 дә сугыш чорын чагылдырган кичә бара. Әнә шул кичәне бәяләргә районнан комиссия килде. Сәхнәдә өлкән яшьтәге әби...

Җан авазы

Әйткәч үтәргә кирәк

Илебездә сугыш беткәнгә 70 ел тулу уңаеннан күп кенә чаралар уздырыла, авылларда да шулай бу. Әтнәбез дә үз өлешен кертә.

 

Авылын күрсәтмим, авыл мәдәният йортында кичке сәгать 8 дә сугыш чорын чагылдырган кичә бара. Әнә шул кичәне бәяләргә районнан комиссия килде. Сәхнәдә өлкән яшьтәге әби әтисенә багышлап шигырь сөйләде. Озак та үтмәде шул ук әби сагынуга-сагышка багышлаган җырын сузды. Кичә тәмам, ярыйсы гына узып китте. Кайтырга җыенабыз, шул вакытта әбигә "Сезне мәдәният бүлеге җитәкчесе дәшә", -диделәр. Без таныштык. "Апа, сезнең чыгышыгыз ошады, сезне февральдә район мәдәният йортына чакырам",- диде. "Рәхмәт җылы сүзегезгә", - дидем.

Әйткәнне эшләргә күнеккән буын без, мин әзерләнеп көттем. Ә килергә дигән хәбәр килмәде. Мин бу юлга макталу өчен дә, дан алу өчен дә алынмадым, мәдәнияттә эшләүчеләрнең гозерен тыңлап кына ризалаштым. Район үзәгенә барасы булгач та борчылып әзерләндем. Сүзеңдә тора алмагач, әйтмәскә кирәк иде. Олы кешенең җаны, йөрәге тиз әрнүчән.

Кагылмаска иде йөрәк кылларыма,

Чиртеп уйнарлыгы калмаган.

Яшәү дәверендә йөрәгемә

Кагылмаган кеше калмаган.

Саҗидә әбиегез

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев