Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән Асия әбекәйгә 90 яшь

Иңнәрендә ил йөге Өйләренең нуры ул Мокшы авылында дөньяга килеп, бүгенге көндә Арыда оныгы гаиләсендө гомер кичерүче Асия апа Шәйхетдинова үзенең олы юбилеен - 90 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Фәридә ФИЛАТОВА Биш балалы гаиләдә өченчесе булып туа ул. Балачагы, яшьлек еллары яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмый.Ул чактагыларның язмышына, яшьлегенә...

Иңнәрендә ил йөге

Өйләренең нуры ул

Мокшы авылында дөньяга килеп, бүгенге көндә Арыда оныгы гаиләсендө гомер кичерүче Асия апа Шәйхетдинова үзенең олы юбилеен - 90 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.

Фәридә ФИЛАТОВА

Биш балалы гаиләдә өченчесе булып туа ул. Балачагы, яшьлек еллары яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмый.Ул чактагыларның язмышына, яшьлегенә сугыш хуҗа була шул. Мәктәптә 7 сыйныф белем алганнан соң, үзе кебекләр белән бергәләп вербовкаланып утын кисәргә чыгып китә. Гаиләсеннән, туганнарыннан аерылып китү бик җиңелләрдән булмагандыр, билгеле. Шелангер, Шемордан якларында әле балалыктан да чыгып җитмәгән 14-15 яшьлек бу үсмерләр нихәлләр чыдап эшләгәннәрдер - монысы бер Ходайга гына билгеле. Авыр сугыш елларының бар газабын арык җилкәләрендә күтәргән буын вәкиле буларак, ул вакытларны бик әрнеп искә ала Асия әби.

1949 елның 1 маенда Ташчишмә авылына килен булып килә тырыш Мокшы кызы. Тормыш иптәше - сугыштан ике таякка таянып кайткан ире йортында кайнана, каенсеңел белән гомер кичерә. Колхозда төрле эшләрдә эшли, соңгы 14 елда фермада сыер сава. Ике малайлары туа, кызганыч, аларның берсе озын гомерле булмый. Бабай да сугышта алган яралардан 1954 елда ук дөнья куя. Нишлисең, тормыш дәвам итә, үлгән артыннан үлеп тә булмый. Бердәнбер улы өйләнә, башлы күзле була. Оныкларны үстерешеп, тормыштан тәм табып яши Асия апа. Инде алар да үсеп җитеп үз гаиләләрен булдырган. Арыга килен булып киткән Алсу дәүәнисен дә үзеннән калдырмаган. Менә өч еллап инде Асия әби Алсу белән Ришат йортында иң кадерле кеше. Асия апа улы белән килененнән дә, оныкларыннан, килен- кияүләреннән да бик кәнагәть.

- Мине караган өчен Ходай Тәгалә үзләренең гомерләрен дә игелектә үткәрсен, һәркайсыннан бик ризамын,- ди ул.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Асияы әби бик зиһенле, төгәл. Илдә, дөньяда булган яңалыклардан да хәбардар. Иң яраткан газетасы - үзебезнең "Әтнә таңы" икән. - Башыннан ахырына кадәр, бер хәрефен дә төшереп калдырмыйча укып барам,- ди. Юбилее белән котлап килгән район , авыл җирлеге килгән кунакларга да бары изге теләкләр генә теләде ул. Үзе дә авырмый, кайгы хәсрәт күрми, якыннарын сөендереп тынычлыкта гомер кичерсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев