Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән Асия әбекәйгә дә 90 яшь

Чембулат авылында гомер кичерүче Асия әби Насрыевага 90 яшь тулды, Шушы уңайдан район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдинова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, Яңа Шашы авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗанов юбилярны олы бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшырды. Асия әби Чембулат авылында туып - үскән. ? сыйныфны тзммалаган елны илдә...

Чембулат авылында гомер кичерүче Асия әби Насрыевага 90 яшь тулды, Шушы уңайдан район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдинова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, Яңа Шашы авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗанов юбилярны олы бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшырды.

Асия әби Чембулат авылында туып - үскән. ? сыйныфны тзммалаган елны илдә сугыш башланган. Әнә шуннан чыгып киткән кыз кайда гына йөрмәгән дә, нинди генә үхезмәт куймаган. Свердловск шәһәре яныда торф чыгару дисеңме, хәрби заводта эшләү дисеңме, урман кисүме - берсе дә калмаган. Кайда гына эшләсә дә - мактаулы булган ул. Үзе дә бу турыда сүз чыккач : " гел беренче булдым, стахановчы исемен йөрттем", - ди. Бар назын бердәнбер кызына биргән ул. Үзенең шушы яшҗкә кадәр гомер итүенә дә гаҗәпләнеп бетә алмый. " Кем уйлаган 90 яшькә кадәр яшәрмен дип", - ди елмаеп. Әтисеннән 2 айлык булып калган кызчык туган нигезендә 53 елдан артык гомер кичерә. "Тормышларымнан бик кәнагәть, Аллага шөкер. Кызым бик булыша - суын да ташый, ашарыма да әзерли. Сәламәтлегемнән дә зарланмыйм - шушы яшемә җитеп ятып авырганым юк", - ди. Авырта да күрмәсен, кадер - хөрмәттә тагын бик күп еллар яшәргә язсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев