Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән Асия әби хатирәләре

Безнен авылны да сугыш читләп үтмәгән. Бик күп кешеләр кире әйләнеп тә кайтмаган. Хәзерге вакытта авылда бердәнбер исән-сау сугыш ветераны - Асия апай. «Тормышның ачысын да, төчесен дә күрдек, - дип искә ала Асия әби. - Аннан Бөек Ватан сугышы башланды. Өйләрдә суык, ягарга утын юк. Өстәвенә дәүләткә ел саен...

Безнен авылны да сугыш читләп үтмәгән. Бик күп кешеләр кире әйләнеп тә кайтмаган. Хәзерге вакытта авылда бердәнбер исән-сау сугыш ветераны - Асия апай. "Тормышның ачысын да, төчесен дә күрдек, - дип искә ала Асия әби. - Аннан Бөек Ватан сугышы башланды. Өйләрдә суык, ягарга утын юк. Өстәвенә дәүләткә ел саен 400 кг ит, 200 л сөт, 3 ц бәрәңге, 200 данә йомырка тапшырырга кирәк иде. Сугыш чорында безне - хатын-кызларны җыеп окоп казырга җибәрделәр. Бер авылда 2 ай буе бер әбидә яшәдек. Сәндерәдә йокладык. Салкын, без торган йорт хуҗаларының ягарына юк, каян нәрсә таба алабыз, шуны яктык. Тагын тау башына менеп, "точка" дигән нәрсә казыттылар. Суык кыш көннәрендә балчыкны авыр лом белән ватабыз. Окопның киңлеге дә, тирәнлеге дә алтышар метр, озынлыгы хисапсыз. Ашарга көнгә 400 г икмәк бирәләр иде, анысы да каткан - балта белән чабып ашадык." Сугыш вакытында солдатларга оекбаш бәйләп, бәрәңге киптереп кич утыруларын хәтерендә яңарта әби. "Ул елларның авырлыгы турында язып кына бетерерлек түгел. Күпме авырлыклар күрдек без. Инде минем кебекләр сирәк калгандыр. Шөкер, яшьлегебездә авырлыклар кичерсәк тә, картлыгыбыз рәхәт тормышта уза. Яшьләр бу тормышның кадерен белсеннәр иде", - дип өнди Асия әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев