Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән Айзат белән Айзилә президент кулыннан Диплом алды

Айзилә һәм Айзат - яхшыларның яхшысы Рөстәм Миннеханов 1 июнь - Балаларны яклау көнендә "Созвездие - Йолдызлык 2015"җиңүчеләренә махсус стипендия тапшырды. Фәридә ФИЛАТОВА Республиканың яшь талантларына карата Рөстәм Миңнеханов аеруча игътибарлы. "Созвездие - Йолдызлык" ачык яшьләр телевизион эстрада фестивале һәрвакыт президент патронажлыгында уздырыла. Быел әлеге фестивальгә 15 ел булды. Шәһәр...

Айзилә һәм Айзат - яхшыларның яхшысы Рөстәм Миннеханов 1 июнь - Балаларны яклау көнендә "Созвездие - Йолдызлык 2015"җиңүчеләренә махсус стипендия тапшырды. Фәридә ФИЛАТОВА Республиканың яшь талантларына карата Рөстәм Миңнеханов аеруча игътибарлы. "Созвездие - Йолдызлык" ачык яшьләр телевизион эстрада фестивале һәрвакыт президент патронажлыгында уздырыла. Быел әлеге фестивальгә 15 ел булды. Шәһәр масштабларында яшьләр мероприятиесе буларак старт алган әлеге фестиваль бүген бөтен ил өчен зур әһәмияткә ия. Татарстан президенты юкка гына фестивальне Россиянең иң уңышлы проектларының берсе дип атамый. "Йолдызлык" фестивале - сәхнә белән яшәүчеләр өчен иҗади биеклекләр юлында үзенә күрә бер трамплин ролен үти, ә бу исә яңа талантлар ачуга мөмкинлек бирә. - Республикабызда сәләтле балалар бик күп. Бу бәйге мондый балаларны ачыкларга һәм аларны иҗади яктан үстерергә ярдәм итә. Билгеле, балалар уңышларында мәдәният хезмәткәрләре, муниципаль хакимият вәкилләре, укытучылар, ата-аналар өлеше дә зур. Минем өчен бу бәйгегә нәтиҗә ясау бик зур горурлык. Кайчак артистларыбыз да сез күрсәткән осталыкка шакката. Сез - яхшыларның яхшылары, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Безнең районнан "Йолдызлык-2015" бәйгесе җиңүчеләре буларак Айзилә һәм Айзат Хидиятуллиннар Президент кулыннан махсус стипендия алу бәхетенә лаек булды. Кайчандыр "Алчәчәк" бию коллективының иң кечкенә катнашучысы булып фестиваль сәхнәсенә беренче тапкыр аяк баскан Айзат быел конферанс номинациясендә 4,5 яшьлек сеңлесе Айзилә белән чыгыш ясады. Аның бу номинациядә беренче генә чыгыш ясавы түгел, анысы. Конферанс буларак фестивальдә ул дүртенче тапкыр. Һәм һәр чыгышы диярлек уңыш белән бәйле. Бу иң беренче чиратта сәнгать мәктәбендә теоретик дисциплина дәресләре укыткан әнисе Лилиянең тырышлыгы. Айзатның бөтен чыгышларын, хәзер инде Айзилә белән диалогларын да ул әзерли. " Һәр әзерләгән номерны әтиләре белән карап, энә күзлегеннән үткәрәбез", - ди Лилия. Билгеле, сәнгать мәктәбе укытучылары Финә Сафиуллина белән Алсу Хәкимовага да, мәктәптәге сыйныф җитәкчесе Люция Вәлиуллинага да бик рәхмәтле Айзат. Әмма, әнисе Лилия әйтмешли, әти-әни яки укытучы теләп кенә җиңүгә ирешеп булмый бит әле. Иң башта баланың үзендә теләк булуы кирәк. Ә Айзатта җиңүгә омтылыш бик көчле. Әле ун яшьтә генә булса да, бию түгәрәгенә дә йөри ул, баянга да вакыт таба. Алардан вакыты калганда футбол түгәрәгендә туп артыннан чаба.Мәктәптә дә 4 һәм 5 билгеләренә укучы Айзат киләчәктә дә фестивальдә катнашырга тели. " Созвездие-Йолдызлык" фестивале нәкъ менә авылда яшәүче балаларның талантларын ачу өчен менә дигән мөмкинлек бирә, - ди яшь талантларның әниләре. - Авыл баласы тыйнаграк, күп очракта югалып та кала. Әти-әниләргә киңәшем шул, теләге һәм сәләте бар икән, балага фестивальдә катнашу мөмкинлеге булдырыгыз". Фестиваль балаларга аралашу өчен дә бер дигән шартлар тудыра. Айзат фестивальдә Казаннан, Арчадан, Лениногорскидан яңа дуслар тапкан. Айзилә һәм Айзат Хидиятуллиннар яңа гына "Алчәчәк" бию коллективы белән Сочида булып кайтканнар. Кечкенә Айзилә Газпром үткәргән Факел фестивалендә " Иң кечкенә катнашучы" дипломына да лаек булган хәтта. Булганнан бар да була, дияргә яраталар бездә. Айзат белән Айзилә дә киләчәктә Әтнә данын тагын да еракларга таратыр дигән өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев