Әтнәдән Азат Фазлыевка кызыгучылар күп булган

Җырчы Алсу белән Азат Фазлыевларның туган көннәре бик үзенчәлекле. Азат 5 январьда туган. Шул ук көнне Азатның әнисе һәм Алсуның әтисе дә дөньяга килгән. Алсуның туган көне исә - 23 февраль. Тапкан туар вакыт... - Алсу, "Күгәрченем-гөлкәем" клибындагы кебек, ирең артыннан йөрүче кызлар булдымы? Алсу: - Булгандыр инде, бардыр. Кайчак...
Җырчы Алсу белән Азат Фазлыевларның туган көннәре бик үзенчәлекле. Азат 5 январьда туган. Шул ук көнне Азатның әнисе һәм Алсуның әтисе дә дөньяга килгән. Алсуның туган көне исә - 23 февраль. Тапкан туар вакыт...
- Алсу, "Күгәрченем-гөлкәем" клибындагы кебек, ирең артыннан йөрүче кызлар булдымы?
Алсу: - Булгандыр инде, бардыр. Кайчак күз йомам, карамыйм, кайчак куып җибәрәм.
- Кайчан булды бу хәл?
Алсу: - Мин бик сизгер кеше. Телефоннан сөйләшүеннән үк аңлап алам да "кара аны!" дим.
- Шулай шалтыратучы кызлар бармы?
Алсу: - Ничек булмасын!
- Азатның хыянәт иткәне бармы?
Алсу: - Юк.
- Йөз процент беләсеңме?
Алсу: - Юктыр дип уйлыйм. Үзенең башы булырга тиеш...
- Азат кызарды...
Азат: - Соң, "хыянәт иттеңме-итмәдеңме", дип, тузга язмаган сораулар биреп утырасың ич!
- Ирне хыянәт итүдән фәкать Аллаһы Тәгаләдән курку гына тотып тора, диләр.
Алсу: - Ир-атларның хыянәтенә хатын-кызлар үзләре гаепле. Йомшак күренсәм дә, нык кешемен. Рәнҗетсәләр, әгәр дә безнең гаиләне таркатырга, балаларны ятим итәргә телиләр икән, өзеп атарга мөмкинмен.
- Кеше бит көнләшә, сез бит машалла, матур пар!
Алсу: - Арага керергә теләүче җырчы кызлар күп булды, ләкин Азат юләр түгел, беркөнлек кызларны гаиләгә алыштырмый. Ул - акыллы ир-ат.
- Кемнәр? Исем-фамилияләрен әйт әле.
Алсу: - Әйтмим. Аларның бик яхшы итеп арт сабакларын укыттым. Азат та, алай булырга тиеш түгел, дигән фикерен белдерде. Акчалы, фатирлы, машиналы ир-атны нишләп әле җиңел генә юл белән үзеңә каратмаска? Азат алданмас дип уйлыйм. Андый ният белән төзелгән гаиләләр безнең эстрадада да бар. Безгә бу афәт янамас, Алла боерса.
- Арагызга өченче берәүне кертсәгез, колагыгызны борам!.. Акча кем кулында?
Азат: - Акчаны өйдә бер урынга куябыз. Айга, елга күпме эшләгәнне исәпләп барабыз.
- Күпме эшлисез?
Азат: - Октябрьдә 100 меңнәр тирәсе чыкты.
- 2014 елда күпме эшләдегез?
Азат: - Ике миллион.
- Сезгә кризис сизелми икән.
Азат: - Сизелә дип әйтә алмыйм.
Алсу: - Бәйрәмнәрне оештырып торалар, катнашып торабыз.
- Кредитлар түлисезме?
Алсу: - Айга 70 мең.
Азат: - Өйләнешкәннән бирле түлибез.
- Ничә автомобилегез бар?
Азат: - Берәү генә.
Алсу: - Минем правам юк.
- Азат, син нинди әти?
Азат: - Өйдә азрак булгач, кайвакыт йомшаклык күрсәтәм. Өйдә озак булсам, орышып та алам, кырыс мин. Ике малай бит, ду китерәләр.
Алсу: - Аязга - алты, Ильяска ике яшь. Икесенә дә исемнәрен әтисе кушты. Ильяс бөтен җырларыбызны җырлый. Татар җырларын гына тыңлый. Аяз биюгә йөри, бик матур бии. Концертыбызга әзерлибез.
- Әти-әниләрегез турында да сүз куертыйк инде.
Алсу: - Мин Балтач районы, Куныр авылыннан. Энем өйләнмәгән, сеңлем кияүдә. Әтием Фидаил Дәүләтгәрәев "КамАЗ" шоферы иде, Татарстанның атказанган техник хезмәткәре. Хәзер фермер. "КамАЗ"ы, тракторлары бар, маллар тота, атлар асрый. Энем аграр университетны тәмамлады, авылда яши. Әни мәктәптә хезмәткәр булып эшләде.
Азат: - Мин Әтнә районы, Күшәр авылыннан. Әти белән әни икесе генә яшиләр, эшләмиләр. Әнием мәктәп директоры, әтием колхозда янгын сүндерүче булып эшләде. Роза апам "Алтын" кибетендә эшли, Марат абыем төзелеш буенча эшмәкәр.
- Характерларыгыз ничек соң?
Азат: - Кызып китәм, соңыннан үкенәм. Гаепле булсам, гафу үтенәм.
- Ә син, Алсу, Азат кызып киткәч, елап утырасыңмы?
Алсу: - Уйлап та бирмим, үз эшләрем белән шөгыльләнәм. Элек уйлый идем, хәзер юк.
- Матур яшәгән парлардан көнләшеп сихерләргә, бозарга мөмкиннәр, андый хәлләр белән очрашканыгыз бармы?
Алсу: - Күз тигәне бар. Концерттан соң бер ханым күзгә карап сөйләште, шуннан соң хәлсезләндем, сөйләшә алмас дәрәҗәгә җиттем. Ул хатын күп кешеләрдән энергия суыра икән. Дога укыйбыз. Бер әбидән тоз өшкертеп алып кайтабыз. Тоз белән бөтен җирне юам, су, ризыкларны да өшкерәм. Бозымны сизгән юк.
- Йортыгызга кеше кертергә куркасызмы?
Алсу: - Куркабыз. Йортка таныш булмаган, ошамаган кешеләрне бөтенләй кертмибез. Очрашуларны чит җирдә оештырабыз.
ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 17:15Чираттагы куанычлы хәбәр 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры көтелмәгән «сюрприз»ларга бай булды дисәк тә, ялгыш булмастыр.13400
-
1 июль 2022 - 16:40Чәчәк атып бетергән ирисләрне нишләтергә? Язын һәм җәен ирис чәчәкләрен кисеп торырга кирәк. Моны махсус кайчы, секатор яки кул белән дә эшләп була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.7600
-
1 июль 2022 - 16:31Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршыларга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» дип аталган сәламәтләндерү комплексы беренче кунакларны каршы алды.3400
-
1 июль 2022 - 15:19Берәүгә берәү кирәк - 2 өлеш (Кәрим Кара) Җиткән кыз, акмы, карамы ул, матурмы, ямьсезме, акыллымы, җүләрме, ябыкмы, юанмы, сәламәтме, гарипме – серле табигать кануннарына буйсынып егетләр турында, егет белән кыз мөнәсәбәтләре турында хыяллана башлый.4500
-
1 июль 2022 - 14:15Ишетми калмагыз Балык сусыз яши алмаган шикелле, кеше дә телсез яши алмый. Шуңа күрә тормышта, гаиләдә, мәктәптә иң мөһиме – тел өйрәнү.12900
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.25400
-
1 июль 2022 - 13:11Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды «КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак. Бу атна рейтингында беренче өчлектә - Сарман, Актаныш, Нурлат районнары.3100
-
1 июль 2022 - 13:09Бар да тырыш, уңган булган Олы Әтнә урта мәктәбенең IX сыйныфын 34 бала тәмамлады.8001
-
1 июль 2022 - 12:10Даил Зиннәтуллин – дөнья чемпионы! “Беренче булып калачагыма тулы ышаныч белән бардым”, – дип шаккатырды ул.10000
-
1 июль 2022 - 11:04Алда – олы тормыш юлы Олы Әтнә урта мәктәбендә чираттагы тантаналы чара узды – мәктәпне тәмамлап олы юлга аяк басучы 4 кыз һәм 4 егеткә аттестат тапшырдылар.12600
-
1 июль 2022 - 10:20Ташчишмәдә балалар сабантуе шаулап-гөрләп узып китте Ташчишмә авыл клубы җитәкчесе Мортазина Илсия оештырган балалар сабантуе шаулап- гөрләп узды.10400
-
1 июль 2022 - 09:10Июль аена намаз вакытлары (Олы Әтнә) 2022 елның июль аенда - намаз вакытлары ( Олы Әтнә).5500
-
1 июль 2022 - 09:03Алда – олы тормыш юлы
-
30 июнь 2022 - 11:34“Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагере: бик нык үзгәрә
-
30 июнь 2022 - 11:001 июнь
-
29 июнь 2022 - 12:11Путин авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды РФ Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы һәм төрле хезмәтләрдә кулланыла торган хайванарны мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.15600
-
17 июнь 2022 - 15:21Хезмәт алдынгылары «Сабан батыры-2021» исеменә Зөлфәт Гыйлемханов лаек булды.50900
-
29 июнь 2022 - 10:15Исегезгә төшереп үтәбез"Әтнә таңы" газетасына II яртыеллыкка язылганнар арасында бүләкләр уйнатыла.29500
-
29 июнь 2022 - 09:00Театр артисты гаиләсендә зур шатлык Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты гаиләсендә зур шатлык.29902
-
29 июнь 2022 - 10:15Исегезгә төшереп үтәбез "Әтнә таңы" газетасына II яртыеллыкка язылганнар арасында бүләкләр уйнатыла.29500
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.25400
-
30 июнь 2022 - 16:23Пленар утырыш узды Бүген Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездының пленар утырышы булды.21400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика