Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән Азат Хәкимҗановтан шигъри күчтәнәч

Синең куллар миңа,бишек сыман, Тибрәләмен татлы хисләрдә... Бер сыйпавың мине чәчләремнән, Җил кагылган кебек кичләрдә... Бер карашың синең өтеп ала, Ялкын булып йөрәк читеннән... Гүя йөрәк чыгар булып тибә, Чыдый алмый сөю хисеннән... Кайнар иреннәрең кагылышы, Утка сала бөтен тәнемне... Ярты сүздән мине аңлыйсың син, Җаның белән аңлап хәлемне... Хәр...

Синең куллар миңа,бишек сыман,
Тибрәләмен татлы хисләрдә...
Бер сыйпавың мине чәчләремнән,
Җил кагылган кебек кичләрдә...

Бер карашың синең өтеп ала,
Ялкын булып йөрәк читеннән...
Гүя йөрәк чыгар булып тибә,
Чыдый алмый сөю хисеннән...

Кайнар иреннәрең кагылышы,
Утка сала бөтен тәнемне...
Ярты сүздән мине аңлыйсың син,
Җаның белән аңлап хәлемне...

Хәр якты нур,минем тормышымда,
Синең назларыңа тиң икән...
Татлы хискә салып тибрәндергән.
Сөйгән ярым ул бит син икән...

------------------------------------------------------------

Алтын көз урамда,яфраклар коела,
Җылыта ал кояш нурлары...
Елмаю өләшеп моңсулы йөзләргә,
Иркәли Әбиләр чуагы...

Табигать буялган искиткеч төсләргә,
Киенгән сарыдан агачы-куагы...
Сокланып туймаслык бу серле дөньяда,
Наз тулы Әбиләр чуагы...

Яфраклар коелган суларга,көймәдәй,
Тын калган инешнең сулары...
Калдырып көзләрдә,яңгырлы эзләргә...
Китмә син Әбиләр чуагы...!!!!

---------------------------------------------------------------

Айлы төндә очрашмыйча гына,
Ярату да була тормышта...
Кайнар иреннәрнең тәмен тоймый,
Үтсә дә төн сары сагышта...

Күзләрдәге серле тирәнлекне,
Була микән сөю, - курмәсәң...?
Була икән,була,күңелдәге,
Җан бәйләнгән җепне өзмәсәң...

Ерактан да тоеп була икән,
Кайнарлыгын назлы кулларның...
Шул кайнар наз белән,сизелми бит,
Салкынлыгы җанда бозларның...

Була икән шашып яратулар,
Мең чакрымнар булса арада...
Ике йөрәк бергә тартылганда,
Сөю дәва hәрбер чарага!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев