Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән бер хатынның урлашуын видеокамера яздырып алган

Район үзәгендә урнашкан кибетләрдән әйбер урлау очраклары ешайган. Күбесенчә мондый вак караклыкка "Магнит" кибетендә баралар икән. Кибет зур булуга карамастан, анда һәр почмакта видеокамера булуын онытып җибәрәләр, күрәсең. Әллә бөтенләй дә белмиләрме. " Башлыча аракы, шоколад, колбаса ише әйберләр урлыйлар. Берәр тавык алган кешеләр дә булган. Караклыкка ирләр дә, хатын...

Район үзәгендә урнашкан кибетләрдән әйбер урлау очраклары ешайган. Күбесенчә мондый вак караклыкка "Магнит" кибетендә баралар икән. Кибет зур булуга карамастан, анда һәр почмакта видеокамера булуын онытып җибәрәләр, күрәсең. Әллә бөтенләй дә белмиләрме. " Башлыча аракы, шоколад, колбаса ише әйберләр урлыйлар. Берәр тавык алган кешеләр дә булган. Караклыкка ирләр дә, хатын - кызлар да бара. Дүрт тапкыр каракланып видеокамерага эләккән хатын - кызга административ арест салынды. Урлашкан кешеләр арасында өлкән яшьтәге апалар булуы бигрәк тә аяныч", - ди Эчке эшләр бүлегенең участок вәкилләре җитәкчесе Фәнис Низамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев