Әтнә таңы

Әтнәдән Фарваз әбигә 90 яшь тулды

"Сугыш безне тормыш көтәргә өйрәтте" Иске Мәңгәр авылыннан Фарваз әби Хакимуллина узган гомерен искә төшереп әнә шулай ди. Фарваз әби тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстергән - өч кыз һәм бер егет. Балаларының барсы да исән сау. Шул балаларга килен - кияүләрне, оныкларны, оныкчыкларны да өстәсәң, Фарваз әбидән дә...

"Сугыш безне тормыш көтәргә өйрәтте"

Иске Мәңгәр авылыннан Фарваз әби Хакимуллина узган гомерен искә төшереп әнә шулай ди.

Фарваз әби тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстергән - өч кыз һәм бер егет. Балаларының барсы да исән сау. Шул балаларга килен - кияүләрне, оныкларны, оныкчыкларны да өстәсәң, Фарваз әбидән дә бай кеше юк.

Реклама

Туган авылы Иске Мәңгәрдә исән калган 6 баланың өченчесе булып дөньяга килгән ул. Шунда ук җиде сыйныфны бетергән. Озак та үтми Бөек Ватан сугышы башланып китә. Сабыйлыктан чыгып җитмәгән меңләгән яшүсмерләр кебек Фарваз да бу дәһшәттән читтә кала алмый. " Сугыш бар нәрсәгә дә өйрәтте. Урман да кистек, урагын да урдык, атын гына түгел, хәтта сыер җигәргә дә өйрәндек. Иң авыры да әнә шунысы булгандыр. Сыер бит ул ат түгел, тыңлатуы бик авыр", - дип сөйли әбекәй.

"1946 елның апрелендә Мәңгәр балалар йортында тәрбияләнгән латыш балаларын Арчага 6 атта, колонна белән илттек. Шул алты атның бишесен ирләр, берсен мин - бердәнбер хатын-кыз җиккән идек. Ул ирләр күптән вафат инде, бары мин Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән исән-сау..."

1947 елдан 1950 елга кадәр туган колхозында бригадир булып та эшли ул. Гомумән, чордашлары кебек үк үз заманының бар авырлыгын үз җилкәсендә татырга туры килә.

1952 елда тормышка чыга. Йортлар салып чыгалар. Улына, килененә, кызлары- кияүләренә, бүгенге тормышына бик канәгать Фарваз әби. Киләчәгенә өмет белән карый, шушы көнгәчә яши алуына, сау- сәламәт булуына куанып яши. Алдагы гомере дә рәхәттә үтсә иде


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: