Әтнә таңы

Әтнәдән Фәүзия апа Галиевага 90 яшь тулды

Чишмәле Сап авылында яшәүче Фәүзия әби Галиевага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Бүгенге көндә улы һәм килене тәрбиясендә яшәп яткан әбекәй Иске Йогып авылында, җиде балалы гаиләдә дүртенчесе булып дөньяга килгән. Авыл мәктәбендә 7 сыйныф белем алган. Ул дәһшәтле елларның кара җилләре Фәүзия гаиләсенә дә тими калмаган - өч абыйсы...

Чишмәле Сап авылында яшәүче Фәүзия әби Галиевага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Бүгенге көндә улы һәм килене тәрбиясендә яшәп яткан әбекәй Иске Йогып авылында, җиде балалы гаиләдә дүртенчесе булып дөньяга килгән. Авыл мәктәбендә 7 сыйныф белем алган. Ул дәһшәтле елларның кара җилләре Фәүзия гаиләсенә дә тими калмаган - өч абыйсы сугыш кырларында ятып калган. Яшьтәшләре кебек үк кечкенәдән тормыш арбасын җигелеп тарткан ул. Тырыш кызны авыл мәктәбенә укытучы булып килгән, сугышны иңләп кайткан Әнвәрбәк атлы Чишмәле Сап авылы егете күреп алган. 1948 елда шушы авылга килен булып төшкән Фәүзия. 4 бала - өч кыз, бер егеткә тормыш бүләк иткән алар. Хәзер әнә шул балаларының игелеген күреп, матур, иркен йортларда, кадер - хөрмәттә яши Фәүзия апа. Кулыннан килгәнчә балаларына, оныкларына булыша. Оныклар димәктән, дүрт баласына 8 оныгы, 12 оныкчыгы бар аның. Килене Раушания дә әнә : " Әнидән башка булмый", - ди яратып. " Ашасам да, торса да, ятсам да - үз иркемдә", - ди әбекәй үзе дә. " Бик авыр вакытлар булды, сыерын да җиктек, үгезен дә. Барысын да күрергә туры килде. Ач вакытларыбыз бик күп булды. Хәзер инде онытылып килә. Балаларга күрергә язмасын. Ул чакта сыер ничек барган, ничек тыңлаган - әле дә кайчак исемә төшеп, шаклар катам. 16 - 17 яшьлекләр алып барды колхоз эшен". Тулы вариантын газетадан укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: