Әтнә таңы

Әтнәдән Галия әби: "Мусаның дәфтәрләрен мин дә тотып карадым"

Иске Җогып авылында гомер итүче газета укучыбыз, безнең белән гел элемтәдә торучы Галия апа Шәрәфиева әнә шулай ди. Игътибарлы безнең укучылар, газетабызның һәр җөмләсен укыйлар, фикерләрен җиткерәләр. Безнекен генә түгел, газетабызга кушымта булып таралучы "Атна вакыйгалары"нда басылган мәкаләләр дә, рекламалар да игътибардан читтә калмый. "Мәйдан" журналының август аенда чыгачак язмаларына...

Иске Җогып авылында гомер итүче газета укучыбыз, безнең белән гел элемтәдә торучы Галия апа Шәрәфиева әнә шулай ди.

Игътибарлы безнең укучылар, газетабызның һәр җөмләсен укыйлар, фикерләрен җиткерәләр. Безнекен генә түгел, газетабызга кушымта булып таралучы "Атна вакыйгалары"нда басылган мәкаләләр дә, рекламалар да игътибардан читтә калмый. "Мәйдан" журналының август аенда чыгачак язмаларына анонс биргәннәр. "Берсе - "Сарман көен җырлап китте Зиннәт". Анда "Дошманның үз өнендә фашизм белән йөзгә-йөз көрәшкән Зиннәт Хәсәнов, Рушат Хисаметдинов сүзләре белән әйтсәк, "Мусаның дәфтәрен, пьесаларын баракта, мендәре эчендә саклаган. Тентү вакытында аларны шуннан табып алганнар..." дип язылган...

  • Менә шул мендәр эчендә сакланган дәфтәрләрне мин дә кулымда тотып карадым. Тик мин ул ике дәфтәрне алып калырга курыктым, чөнки яшь идем, 17 яшьлек вакыт, кияүдә дә түгел. Рушат Хисаметдинов - безнең Иске Җогып авылында туган егет. Нигез урыннары билгеле. Рушатның әнисе - Рәбига, бик матур хатын була атасы - Шәрәфетдин, бабасы- Хисаметдин. Барысы да Иске Җогып авылы зиратына күмелгәннәр. Рушат төрмәдә Муса Җәлил белән бергә утыра, алар 12 булалар. Рушат исән кала, аның исән каласын белгәндерме Муса Җәлил аңа ике дәфтәрен "Казанга алып кайтып, тапшыр", дип бирә. Ул бу дәфтәрләрне саклап алып кайта. Сугыш беткәнгә 12 ел узгач, 1957 елда кайтты Рушат Иске Җогыпка. 17 яшьлек чагым. Мин ул дәфтәрләрне кулыма алып карадым. Хәзер тәэсирләремне әйтә алмыйм, куркуым гына истә. Җәлилчеләргә нинди генә гаепләр такмадылар бит. Яшьлек белән аңламаганмындыр, кире бирдем, "Ярар, мин аны ничек тә Казанда калдырып китәм", дигән иде. Безнең авылда клуб бар иде ул вакытта, ике катлы. Беренче катында китапханә урнашкан, икенче катында спектакльләр уйный идек. Рушат кайту хөрмәтенә авыл халкын клубка җыйдылар. Клуб шыплап тулды, Муса Җәлил белән бергә төрмәдә утырган кеше кайтсын әле, без аның сөйләгәннәрен Рушаттан күзебезне ала алмыйча тыңладык. Горурланып тыңладык, үзебезнең авылныкы бит! Истәлек итеп, кайтканына рәхмәт әйтеп, Рушат Хисаметдиновка юрган бүләк итеп җибәрдек. Ул юрганны да, дәфтәрләрне дә кире үзе белән алып китте. Китәр алдыннан кара-каршы күршесе Мөхәммәтҗан Әсфәндияров белән күрешеп чыга Рушат. Бабай олы яшьтә иде, күршесенең исән кайтып, үзе белән күрешүенә бик куана, "Ярый кердең әле", - дип сөенә. Шул кичне Мөхәммәтҗан бабай вафат була. Өлкән буын хәтерли бу вакыйганы. Мин бу дәфтәрләрне гомер буе оныта алмадым. Калининград шәһәренә баргач та аның рәсемен карап кайттым. Шәһәргә кергәч, сул якта, Германиядән кергәндә мемориал бар. Анда җәлилчеләрнең фоторәсемнәре урнаштырылган. Безнең Рушатның да рәсеме бар анда, үзем санадым, 12 кеше... Рушат Хисаметдинов Казахстанның Кызыл Урда шәһәренә китәм, дип китте авылдан. Шунда яшәп, шунда күмелде. - дип сөйли Галия апа. Күпме хатирә.

Якташыбыз Рушат Хисаметдинов, шагыйрь белән Демблин крепостенда очраша. Әсирләрне, милләтенә карап, төрле лагерьларга җыялар, татар-башкорт милләтеннән булганнардан "Идел-Урал" легионы формалаша. Легиончылар фашистларга каршы көрәш алып бара, яшерен рәвештә төрле телләрдә "Йолдыз", "Патриот", "Дүртенче комитет" дигән листовкалар бастыралар. Муса дошман тылындагы башка яшерен оешмалар белән бәйләнешкә керә, Бушманов, Рыбалченко, Иконников кебек урыс патриотлары белән тыгыз аралаша. 9 августта җәлилчеләрнең соңгы киңәшмәсе була. Анда Җәлил, Кормаш, Сәйфелмөлеков Хисаметдинов, Фәхретдинов катнашалар.

Белгәнебезчә, 1944 елның 25 августында Берлин төрмәсе Плетцензейда 11 татар легионерын- Гайнан Курмаш, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фуат Сәйфелмөлеков, Фуат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровны җәзалыйлар. 12 җәлилче - Рушат Хисаметдинов исән кала.

Куркыныч исемнәр күтәргән бу җәлилчеләр 1990 елның 5 маенда тулысынча реабилитацияләнәләр. Галия апаның истәлекләре дә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә тарихта үз урынын табар дип ышанасы килә.

Галия апа үзе 1940 нчы елда шушы авылда туып, 7 класс белем ала, кичке мәктәпне тәмамлый. 14 яшьтән бригадир булып эшли. Соңрак Арча көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмасында 21 ел кабул итүче вазыйфасын башкара. Республика буенча йөреп сата, Марига да чыга. Сөйләү осталыгы бар. "Заманында Богачевны депутатлыкка сайлааганда сәхнәдән сәхнәгә йөрдем, аннан соң "ВАМИН"ны да ( Вагыйз Минһаҗев) сайладык..." - дип үткәнгә кайта. "Казанда 7 ноктам бар иде. беренчелекне бирмәдем",- дип өстәп куя. Бүген лаеклы ялда, әле Испаниягә ял итәргә киткән улларының балаларын карыйлар. Ире Эдуард Шәрәфиев белән 4 бала, 3 ул бер кыз тәрбияләп үсетерәләр. Узган ел алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Уллары эшмәкәр. 50 ел тигез гомер иткән гаиләдә бүген балалар, кияү, киленнәр янәшәсендә 9 онык йөгереп йөри. Данлыклы, бай нәселнең дәвамчылары алар. "Әнинең әтисе Әхмәтҗан - бай, әнисе Гафифә бик акыллы, сабыр хатын булган.Әтнәдә иске май заводы тирәсендә торганнар. Безгә Кизләү чишмәсе бик якын иде, дип сөйли иде әни",- дип туктап кала. Күзлек кими, күп укый, кызыксына, күп мәгълүматлы. Көне буе авызына каратып тота ала.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: