Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Әтнәдән газетабыз хәбәрчесе, cыерлы гомер сыйлы гомер, дигән фикердә

"Сыерлы гомер - сыйлы гомер", - дигән бабайлар. Быел да сыер кала кышка. Рәхмәт хуҗалык җитәкчеләребезгә. Быел да корма белән муллык: күпме кирәк шуның кадәр салам өләшеп чыктылар. Бригадирыбыз Илназ Җамалиев күзәтүендә бик төгәл башкарылды бу эш. Коры вакытта өләшеп, өеп тә бирделәр саламны. Рәхмәт тракторчы егетләргә дә, өзеклек кертмәделәр,...

"Сыерлы гомер - сыйлы гомер", - дигән бабайлар. Быел да сыер кала кышка. Рәхмәт хуҗалык җитәкчеләребезгә. Быел да корма белән муллык: күпме кирәк шуның кадәр салам өләшеп чыктылар. Бригадирыбыз Илназ Җамалиев күзәтүендә бик төгәл башкарылды бу эш. Коры вакытта өләшеп, өеп тә бирделәр саламны. Рәхмәт тракторчы егетләргә дә, өзеклек кертмәделәр, төнгә кадәр эшләделәр. Сыер да тук, тавыклар да тук кышлар. Пай җире өчен бодай да өләштеләр. Кем күргән бу хәлне, "сыерга компенсация" бирә башладылар, быел 3 мең сум ук иткәннәр. Элек күрмәдек бу муллыкны.

Өлкәннәр көнендә дә безне зурладылар. "Күңел калмак бер калҗа", дигәндәй, һәр өлкән кешегә пакет белән бүләк тутырып бирделәр. Раиләбез бик матур концерт та әзерләгән.

Концерттан соң тәмле ризыклар белән чәй дә эчерттеләр. Уен-көлке сөйләшеп, күңелле итеп утырдылар әби-бабайлар. Дөньялар тыныч, имин булсын, еллар мул уңышлы булып, киләсе бәйрәмне дә күрергә язсын, дип рәхмәтләр әйттеләр әби-бабайлар җитәкчеләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев