Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән Кәүсәрия апа: безнең балачак булмады

Җиңүнең 70 еллыгы "Безнең балачак булмады..." Шуңа да ул безне сагындырмый, - ди Яңа Әтнә авылында гомер кичерүче Кәүсәрия апа Галимова.- Ачлы -туклы тормыш, кияргә кием юк, өйләр суык. Бик иртә олыларча уйларга, кул арасына керергә туры килде. Кәүсәрия апа тумышы белән Югары Көек авылыннан. Сугыш алдыннан, 1938 елда ,...

Җиңүнең 70 еллыгы

"Безнең балачак булмады..."

Шуңа да ул безне сагындырмый, - ди Яңа Әтнә авылында гомер кичерүче Кәүсәрия апа Галимова.- Ачлы -туклы тормыш, кияргә кием юк, өйләр суык. Бик иртә олыларча уйларга, кул арасына керергә туры килде.

Кәүсәрия апа тумышы белән Югары Көек авылыннан. Сугыш алдыннан, 1938 елда , гади колхозчы гаиләсендә өченче бала - ике малайдан соң көтеп алынган кыз булып дөньяга килә. "Әтине хәтерләмим. Әнием Саҗидә генә, "Әтиең сугышка киткәндә, ат өстендә сине алдына утыртып байтак барды", - дип сөйләде. Еламагыз туганнарым, китмибез бөтенләйгә. Дошманнарны тар-мар итеп, кайтырбыз туган илгә, - дип җырлаганын да күз яше аша бик еш искә ала иде", - ди ул. Әтисе Вафа абыйны авылда бик булган, тырыш дип сөйләгәннәре дә хәтеренә сеңеп калган. Муса бабайсы белән Гайникамал әбисенең икенче уллары булган аның әтисе. Сугыш башлангач, бу гаиләдән дүрт егетне ут эченә озаталар. Ике сеңелләре кечкенәрәк була әле. Шул дүрт егетнең бары берсе - Галимҗан абый гына туган якларга әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. " Галимҗан абыйның кызы белән бер сыйныфта укыдык. Ничә яшьләрдә булганбыздыр, абый кызына киез итек алып кайтты. Шул киез итек тузганчыга хәтле кызыгып йөрдем. Ул чакта безнең аякларда чабата гына иде ". Сугыш җиле бу гаиләне генә аерып калдырмый шул. Өч кечкенә бала, дүртенчесенә авырлы килеш калган Саҗидә апаның да үзәкләре өзелгән чаклары бик күп булгандыр. Җитмәсә, мең газаплар белән дөньяга китергән нарасые - кызы да, туганнан соң озак та үтми үлеп китә.

" Ул чакларда шундый ырым булган. Кеше ерак юлга киткәндә, аңа икмәк пешереп ,бер сыныгын каптырып җибәрә торган булганнар. Безнең әни дә шулай эшләгән. Бер сыныгын әти кабып киткән икмәкне әни сандык төбендә саклады. Нинди генә ач булсак та, безгә бирмәде, әтиегез кайткач бергәләп ашарбыз, ди иде. Әтинең хәбәрсез югалды дигән хәбәре 1945 елда килде. Әни бик озак елады. Үзебезнең дә кушылып елаган хәтердә. Әнә шул чакта әни сандыктан теге ипине алып, безгә бүлеп бирде. Ул ипи инде катып беткән иде, сындырганда уалып-уалып киткәне истә. Күз яше ашаган ипи сыныгының тәме әле дә авызымда. Ятимлек тәме, нәни күңелемнең кимсенүе тәме. Яшь тәме..." Саҗидә апа 1985 елда, 75 яшендә дөнья куя. Соңгы минуты сукканчыга хәтле Вафасын көтә."Әни ,бичара, өметен өзми, үлгәнчегә хәтле әтине көтте. Урамда чит кеше пәйда булса да, капка шыгырдап куйса да, урамга атыла иде.", - дип искә ала Кәүсәрия апа. Саҗидә апа кул эшләренә, пешеренүгә бик оста булган. Ирен сагынган чакларында : ...носки бәйлим ярыма, чит җирләрдә яраланып та, кайтмадың яннарыма, - дип өзгәләнә.

Вафа абый 1941 елда сугышка алына һәм дүрт ел буе авыл белән сугыш кыры арасында солдат хатлары йөреп тора. Бүгенге көннәргә аларның икесе генә килеп җитә алган. Кәүсәрия апа әтисенең соңгы истәлеге булган бу хатларны күз карасыдай саклый. Хатлар икесе дә гарәп телендә язылган. Кәүсәрия апаның үтенече буенча Ташчишмә авылыннан Рафик Галиев тәрҗемә итеп тә биргән. Саргаеп беткән кәгазь битләрендә сагыну сагышы. "Әтнәгә барганда кайтырмын дип кенә барган идем. Кайтып булмады. Хәерлегә булсын..." "Сезгә күчтәнәч итеп Сабир хатынына( ире янына военкоматка килгән булган - Ф.Ф.) 8 конфет биреп җибәрдем. Аз дип үпкәләмә"... Бусы беренче хаттан. "Бик читен минутлар хәзер. Самолетлар көтәбез. Аллага тапшырдык. Ашаулар бик начар. Атакага күтәргәләп торалар. Яздым сагынуым чиксез булганга. Балаларны күңелсезләндермә. Азапланма хайван асрап, алла боерса, мал табылыр. Туган илләргә кайтуны күрерменме, юкмы. Сугыш бик каты. Бир исәнлекне, ярабби .." Вафа абыйның ике хатында да күп урынны җыр юллары алып тора." Кызарып чыккан кояшның, күрәлмадым рәшәсен... Ике күреп - бер сөйләштем, калган бәхилләшәсем... "

. Шигырь дип әйтергә тел әйләнми, үзеннән үзе көйгә салына бу юллар. "Сөеклеләрем", дип башланган хатларның һәр хәрефеннән туган ягын, якыннарын өзелеп сагыну, күрешүгә өмет өзми, киләчәк белән яшәү дәрте чагыла. "Алма бакчасына кереп, өзеп алдым биш алма. Алып киткән машиналар алып кайтыр, иншалла..." Кызганыч, якты истәлеге булып хатлары гына кала шул аның.

Кәсәрия апа да, аның ике абыйсы да сугыш хәсрәтен, ачлык- ялангычлыкны күрсәләр дә, тормышта югалмыйлар, үз урыннарын табып, туган илгә хезмәт итәләр. Ул үзе бүгенге көндә килене Эльмира һәм оныклары белән гомер итә. Олы улы Айдар гаиләсе белән Яңа Әтнә авылында яши, кызы Илсөяр исә Биектауда, күп еллардан бирле ашханә мөдире булып эшли. Бала хәсрәте Кәүсәрия апаны читләп узмаган, уртанчы улы вафат булганга да өч ел вакыт үткән икән инде. Бүгенге көндә ике баласының уллары - Айнур белән Ильяр - икесе бер көндә чакырылып, Комсомольск на Амуре шәһәрендә хәрби хезмәттә. Гаиләдәге иң өлкән оныгы Казан шәһәрендә югары белем алып, укыганы буенча хезмәт куя. Төпчекләре Азамат исә икенче сыйныф укучысы.

"Минем сөйләгәннәр яшь буынга әкият кебек тоеладыр, тик бу ялган түгел,бу әкият түгел, чынбарлык! Без хәзер бик рәхәт тормышта яшибез, өйләребез җылы, газлы - сулы, алларыбызда икмәк, өстәлләребездә нәрсә генә юк... Тормышның ямен белеп, матур итеп яшик. Ходай сугыш афәтләреннән сакласын! Әниләр балаларының хәсрәтен күрмәсен, хатыннар тол калмасын, балалар ятим булмасын! Җир йөзендә тынычлык хөкем сөрсен, ярабби!", - Кәүсәрия апаның бар теләге шул. Заман белән бер сулышта бара, ил-көн вакыйгаларыннан хәбәрдар булып, Яңа Әтнә мәдәният хезмәткәрләре оештырган күңелле чараларда да бик еш катнашып, шат күңел белән гомер итә ул. Киләчәктә дә сау- сәләмәт булып, күңел күтәренкелеге белән гомер кичерергә язсын. (Материал Яңа Әтнә мәдәният хезмәткәрләре ярдәмендә әзерләнде).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев