Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән Кәүсәрия әбигә 90 яшь тулды

Карап торышка бер дә 90 ны бирә торган түгел аңа. Сөбханналла, яшь киленнәрең бер читтә торсын. Яулыкны чөеп бәйләгән, алъяпкыч япкан ачык йөзле, мөлаем карашлы әбекәйне күргәч, әллә ул үзе түгел микән дип аптырабрак та калдык. Кече Әтнә авылында, зур, иркен йортта беръялгызы гомер кичерә Кәүсәрия апа. Тормышы җитеш, табыны...

Карап торышка бер дә 90 ны бирә торган түгел аңа. Сөбханналла, яшь киленнәрең бер читтә торсын. Яулыкны чөеп бәйләгән, алъяпкыч япкан ачык йөзле, мөлаем карашлы әбекәйне күргәч, әллә ул үзе түгел микән дип аптырабрак та калдык. Кече Әтнә авылында, зур, иркен йортта беръялгызы гомер кичерә Кәүсәрия апа. Тормышы җитеш, табыны мул. Тормыш иптәше Габделбарый абый белән дүрт егет тәрбияләп үстергәннәр. " Кызым 6 айлык вакытта вафат булды, ул яктан бик бәхетсез мин", - дип уфтана. Шунда ук , " Балаларым - алтын", дип тә өсти. Улларының өчесе Казанда, берсе - Олы Әтнәдә яши икән. " Бик еш кайталар, киләләр, Аллага шөкер, ташламыйлар",- дип куана. Әбекәй турында язманы газета битләреннән укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев