Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән өлкән хәбәрчебезгә - 75 яшь

Өлкән хәбәрчебез яза Тамагыбыз тук, өстебез бөтен Менә тагын кышны исән-сау чыгып, яз аена аяк бастык, Аллага шөкер. Быел кыш салкын була дип алдан куркытсалар да, бик матур килде кыш. Февраль ае буена бураннар да булмады диярлек, карга батып җәфа чикмәдек, урамнарыбызны, юлларыбызны көненә икешәр мәртәбә эттереп, хәтта төнге сәгать...

Өлкән хәбәрчебез яза

Тамагыбыз тук, өстебез бөтен

Менә тагын кышны исән-сау чыгып, яз аена аяк бастык, Аллага шөкер. Быел кыш салкын була дип алдан куркытсалар да, бик матур килде кыш.

Февраль ае буена бураннар да булмады диярлек, карга батып җәфа чикмәдек, урамнарыбызны, юлларыбызны көненә икешәр мәртәбә эттереп, хәтта төнге сәгать 2 дә чистартып тордылар. Бу эшне оештыручылар исән-сау эшләсен.

Март кояшы тәрәзәләрдән өйләргә кереп җаннарны җылыта, куанып туя алмыйм. Үзалдыма уйланып, үткәннәрне, бу дөньядан киткән якын кешеләремне сагынып елаган көннәрем дә күп. Нихәл итмәк кирәк, Аллаһы Тәгалә әйткән бит, мин сезгә кайгы-хәсрәтне, үлем ачыларын сезне сынау өчен җибәрдем, мин сезгә тагын күп шатлыклар, оныклар, оныкчыклар җибәрмәдеммени, барына шөкерана кылып яшәгез, булдыра алган кадәр гыйбадәт кылыгыз, дигән, бик мәгънәле сүзләр. Аллага шөкер, 2 кызым, кияүләрем, оныкларым исән-сау, эш урыннары бар, олы кызым Гөлнурның улы Азат, киленебез Гөлүсә ничә ел инде тигез гомер итәләр, 2 бала үстерәләр, кызлары Азалия 2 сыйныфта укый, сәнгать мәктәбенә йөри, республика күләмендә уздырылган фестивальдә катнашып, ике ел рәттән I урын, Диплом алып кайтты, ә улым Булат әле өйдә, әнисе тәрбияли, акыллы, сау-сәламәт бала, тигезлек белән үсәргә насыйп булсын. Икенче кызым Гөлнааз белән Фиргатьнең 3 баласы да югары уку йортларында белем алалар, олы уллары Илназ Казан энергетика университетында алтынчы елын укый, быел диплом яклаячак, Алла боерса, исән-сау булсын. Салават Казан Федераль университетында икенче елын укый, Сөмбел дә медицина университетында икенче елын укыйлар, исән-сау укып чыгып, белеменә күрә эше дә насыйп булсын. Моннан да зур куаныч булырга да мөмкин түгел. Оныгым Рәзинә Казан культура университетын тәмамлап, ире Нияз белән Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында тырышып эшлиләр, кызлары Зәринә бакчага йөри, 4 кенә яшь булса да, бик сәләтле бала, күз генә тимәсен, исән-сау булсыннар. Ирем, беренче һәм соңгы мәхәббәтем Нургаян, мәхәббәт җимешебез улым Нурислам да күрә алмады бу матур тормышны, ә мин үзем Аллаһы Тәгалә насыйп иткәч, 75 нче язымны каршылыйм, 45 ел терлекчелектә эшләдем, газета хәбәрчесе булып киттем. Әйтәсе килгән сүзләр әнә шулай иҗатка этәрде. 1989 елда Әтнә районы оешты, "Әтнә таңы" газетасы чыга башлады. Шул вакыттан бирле үз газетамнан аерылганым юк. Редакция юлыннан да туктамадым. Авылыбызның мактауга лаек кешеләре, җитәкчеләребез турында күп кенә мәкаләләр, катлаулы авыр тормышыбыз турында хикәяләр, шигырьләр дә язгаладым. Урамга чыккач, газета укучыларыбыз үзләренең фикерләрен әйтеп китәләр иде, рәхмәт әйтүчесе дә күп булды.

Хәзерге вакытта үзем генә ялгызым яшәа ятам, балаларым, оныкларым белән яшәү насыйп булмады. Тормышларыбыз матур, өйләребезгә газ, су кергән, ашарга-эчәргә ни теләсәң шул бар, ул ипинең ниндие генә юк, сайлап кына алабыз, безнең буынга ипидән дә кадерле нәрсә булмады, хәзер тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Ходай Тәгалә елларга тынычлык биреп, сугыш афәтләре күрергә язмасын. Балаларыбызга, оныкларыбызга, оныкчыкларыбызга исәнлек бирсен. Әмиин!

Редакциядән: Хәбәрчебез Җофар апа Вәлиева 10 март көнне 75 яшен тутыра. Бәхетле картлык булсын. Без аны олы юбилее белән кайнар котлап, сәламәтлек, балаларының, оныкларының, оныкчыкларының игелеген күреп, куанып яшәвен телибез. Каләмең язудан туктамасын, Җофар апа. Иҗат уңышлары сиңа!

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев