Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән “Мальчик”– беренче!

Безнеке Яңа Кырлай сабан туенда Илсур Габдрахмановның ("Кәчәм" Илсуры дип белә халык) "Мальчик" кушаматлы аты беренчелекне бирмәде. "Глория"се бик азга гына калышты. Әлеге милли бәйрәмнең ни дәрәҗәдә икәнлеген күзаллау өчен, Мәскәүдән, Россиянең төрле почмакларыннан кунаклар кайтуын, җитәкчеләр килүен, безнең республикабыз премьер-министры урынбасары Март Әхмәтовның катнашуын да әйтү җитәдер. Милли уеннардан...

Безнеке

Яңа Кырлай сабан туенда Илсур Габдрахмановның ("Кәчәм" Илсуры дип белә халык) "Мальчик" кушаматлы аты беренчелекне бирмәде. "Глория"се бик азга гына калышты.
Әлеге милли бәйрәмнең ни дәрәҗәдә икәнлеген күзаллау өчен, Мәскәүдән, Россиянең төрле почмакларыннан кунаклар кайтуын, җитәкчеләр килүен, безнең республикабыз премьер-министры урынбасары Март Әхмәтовның катнашуын да әйтү җитәдер.
Милли уеннардан тыш, анда чабышкы атларның 32 километрлы дистанциядә катнашачакларын, республикакүләм ат чабышы булачагын хәбәр иткән идек. Анда Илсурның атлары катнашасы да сер түгел иде. Һәм менә шул бәйгедә Илсурнң аты тагын бер кат "Әтнә" исемен яңгыратып, җиңү яулап кайтты.
- Республикада әле мондый ат чабышының булганлыгы юк иде. 30 дан артык ат катнашты. Безнең халык атларның тизлек һәм вакытка чабышканын карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев