Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән Мөнәвәрә әби Бикмуллинага 90 яшь тулды

Олы Бәрәзә авылында туып үсеп, шунда хезмәт куйган, бүгенге көндә төпчек кызы Гөлсәрия тәрбиясендә Бәрәскә авылында гомер кичерүче Мөнәвәрә әби Бикмуллинага 90 яшь тулды. Гомерен туган колхозына хезмәткә багышлаган Мөнәвәрә әби заманында яшьтәшләре белән бергә башлангыч белем алырга да өлгермәгән. " Бар тормышым эштә үтте, урман да кистек, окоп та...

Олы Бәрәзә авылында туып үсеп, шунда хезмәт куйган, бүгенге көндә төпчек кызы Гөлсәрия тәрбиясендә Бәрәскә авылында гомер кичерүче Мөнәвәрә әби Бикмуллинага 90 яшь тулды. Гомерен туган колхозына хезмәткә багышлаган Мөнәвәрә әби заманында яшьтәшләре белән бергә башлангыч белем алырга да өлгермәгән. " Бар тормышым эштә үтте, урман да кистек, окоп та казыдык, чана белән атларга ризык та ташыдык,-ди ул. Шул газаплар бар сәламәтлекне алды. Ашарга юк, кияргә юк, өйгә чабата тишелгәч кенә кайта идек". Бүгенге көненән бик канәгать Мөнәвәрә апа. "Балаларыма бик рәхмәтлемен. Олыгайган көннәрендә үзләренә дә шундый тәрбия насыйп булсын". Әбекәй турындагы язманы тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев