Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән Сания әбигә тусан яшь тулды

Туксан яшь... Аллаһы тәгаләнең рәхмәте белән шундый яшькә җитүчеләр дә бар арабызда. Һәм бу куандыра да Яшьлек чәчкәләре бөреләнеп, чәчәк атар вакытлары җиткән мәлдә сугыш башланып, бар уй-хыялларын астын-өскә китергән буын бу. Гомер эчендә барысын да күргән, барысын да кичергән буларак, безнең һәрберебезнең олы хөрмәтенә лаек алар. Кече Әтнәдә туып-үскән...

Туксан яшь... Аллаһы тәгаләнең рәхмәте белән шундый яшькә җитүчеләр дә бар арабызда. Һәм бу куандыра да

Яшьлек чәчкәләре бөреләнеп, чәчәк атар вакытлары җиткән мәлдә сугыш башланып, бар уй-хыялларын астын-өскә китергән буын бу. Гомер эчендә барысын да күргән, барысын да кичергән буларак, безнең һәрберебезнең олы хөрмәтенә лаек алар.

Кече Әтнәдә туып-үскән Сания әби Габдрахманова сабый чагында ук әнисез кала. Гаиләгә яңа әни килә. Татарда юкка гына, анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас, дип әйтмиләр шул. Үги әнинең кырыс холкына гына чыдар идең әле, 6 сыйныфта укыганда әтисе дә үлеп китә. Шул көннән энесе белән сеңлесенә апа гына түгел, әни дә булып кала ул. Нәрсә күргән, ниләр кичергәннәрен бичара ятимнәр үзләре генә белгәндер. Әле бит хөкүмәткә мәҗбүри заем дигән җәфасын да түлисе бар.

Бер-бер артлы үсеп буйга җитеп килгәндә каһәр төшкән сугыш башлана. Җиткән кызны окоп казырга җибәрәләр...

Тормышның ачысын-төчесен татыган Сания әби бүген дә якыннары өчен бик кадерле кеше. Янында кызлары-уллары, килен-кияүләре, оныклары- оныкчыклары. Алар өчен киңәшче дә, сердәшче дә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев