Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән Шәрипҗан абыйга 90 тулды

«Тигез тормыш насыйп булсын һәркайсыгызга» 90 яшьлек олы юбилее белән котларга килгән кунакларга Шәрипҗан абый Усманов әнә шундый теләк теләде. Ерак 1925 елда туып , сугышның ачысын төчесен татыган, яшьтәшләре кебек үк сугыш арты авырлыкларын җилкәсе аша үткәргән хөрмәткә лаек бу зат Кызыл Утар авылында, тормыш иптәше Зөбәрҗәт апа белән...

«Тигез тормыш насыйп булсын һәркайсыгызга»

90 яшьлек олы юбилее белән котларга килгән кунакларга Шәрипҗан абый Усманов әнә шундый теләк теләде.

Ерак 1925 елда туып , сугышның ачысын төчесен татыган, яшьтәшләре кебек үк сугыш арты авырлыкларын җилкәсе аша үткәргән хөрмәткә лаек бу зат Кызыл Утар авылында, тормыш иптәше Зөбәрҗәт апа белән тигез генә гомер итә. Шушы авылда туган, 7 сыйныф белем алган. Сугышка кадәр колхозда тимерче булып эшләгән. 1943 елның 7 гыйнварында сугышка алынган. Районнан 10 егет чыгып китә алар. Башта Житомир шәһәренә, пехота училищесына укырга барырга тиеш булалар. Тик нигәдер бу барып чыкмый. Егетләрне поездга төяп, Комсомольск на Амуре шәһәренә җибәрәләр. "Кая барганыбызны да белмичә, бер ай буе бардык",- дип искә ала ветеран. Анда автополкта, шоферлыкка укыталар. Соңрак Мәскәүдә махсус автобатальонда хезмәт итәргә дә туры килә аңа. Воронеж астында 106 нчы полкта пулеметчы булырга да укый ул. Аннан соң 5 гвардия полкы штабында шофер булып хезмәт итә. Орлов дугасында бомбага тотылу нәтиҗәсендә балчык астында калып, хастаханәгә эләгә егет. Аннан соң да күп җирләрдә булырга туры килә. Җиңү таңын Словакиянең Братислава шәһәрендә каршылый. Госпиталь начальнигын йөрткән Әтнә егете Чехословакия, Румыния, Венгрия, Австрия илләре аша үтеп бары 1949 елда гына туган авылына әйләнеп кайта. 5 ел колхозда шофер булып эшли, 33 ел комбайнда хезмәт куя.

1951 елда шушы авыл кызы Зөбәрҗәт апа белән кавышып, гаилә корып җибәрәләр. Гаиләне ямьләндереп өч бала- ике малай бер кыз туа. Олы уллары Җәүдәт Казан шәһәрендә яши, вахта ысулы белән Себердә эшли. Кызлары Сәрия югары белем алып, гаиләсе белән Төмән шәһәрендә яши. Тагын бер уллары Әлтаф тормыш иптәше Әлфинур апа белән туган авылында гомер кичерә, күмәк хуҗалыкта механизатор булып эшли.

Бер-берсенә иптәш булып, инде 65 елга якын иңне-иңгә куеп гомер кичерә өлкәннәр. Киләчәктә дә шулай тигез булып, якыннарын сөендереп гомер кичерергә язсын аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев