Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән Тәскирә әбигә - 90 яшь

Иңнәрендә ил йөге "Ике сугышны күрдем..." "Финляндия белән Германия сугышының авырлыкларын үттем. Аллага шөкер, күрмәгәннәр калмады, гомерем бетмәгәч исән калдым",- ди Төрекләр авыылында яшәүче, 1 июльдә 90 яшен тутырган Тәскирә Шәйдулла кызы Гыйльманова. "Әти-әнием бик иртә үлде минем, вакыт-вакыт Аллаһы Тәгалә миңа аларның гомерен дә өстәде микән әллә, дип тә...

Иңнәрендә ил йөге

"Ике сугышны күрдем..."

"Финляндия белән Германия сугышының авырлыкларын үттем. Аллага шөкер, күрмәгәннәр калмады, гомерем бетмәгәч исән калдым",- ди Төрекләр авыылында яшәүче, 1 июльдә 90 яшен тутырган Тәскирә Шәйдулла кызы Гыйльманова.

"Әти-әнием бик иртә үлде минем, вакыт-вакыт Аллаһы Тәгалә миңа аларның гомерен дә өстәде микән әллә, дип тә уйлап куям, - дип сүз башлады Кабакса авылында туып, Төрекләргә килен булып төшкән Тәскирә апа, азрак туктап тора да дәвам итә,- Бала чактан бәхет булмады. Беренче, икенче классны укыдым, әти үлү сәбәпле, өченче классны укый да алмадым. Гаиләдә без өч кыз үстек, безгә кечкенәдән үз көнебезне үзебезгә кайгыртырга, тамагыбызны үзебезгә туйдырырга туры килде. Әтидән соң 1938 нче елда әнием дә үлде. Безне күрше-тирә апайлар карап үстереште. Без яшәгән өйне зур дип кәнсә иттеләр, бер бүлмәсендә без яшәдек, икенчесендә алар эшләде. Шул игелекле авылдашлар карау сәбәпле, безне балалар йортына алып китмәгәннәрдер инде. Апа киткәч, без сеңелем белән икәү калдык, аңа 8 яшь. Сеңелең бар дип тормадылар, эшкә җибәрделәр. Ул берүзе калды. Ярославль урманнарында немец пленныйлары белән эшләдек. Аларны сакчылар карап эшләтәләр иде. Урман кисәргә Әтнә районыннан 45 кыз барган идек, икебез үлде. 18-19 яшьлек кызлар без ул вакытта. Аннан кайткач, Мәскәү өлкәсенең Калинино шәһәренә торф чыгарырга җибәрделәр. Аякта - шахта галошы, сазлыклы суда батып эшләдек. Эш сәгате беткәч, юеш кием белән баракларга кайтып егыла идек, шул килеш йоклыйбыз, киемнәрне киптереп бетерә торган түгел. Өч ай эшләдек. Аяк-куллар шул вакытта беткәндер инде, сызлыйлар. Ашарга 500 грамм чиле-пешле ипи бирәләр, кәбестәне кайнар суга салып алып кына аш бирәләр, бер кашык ботка. Эчэргә шул торфтагы суны тондырып, галошка салып эчәбез. Бомбага тотканнары ишетелеп тора, кырыла адәм баласы, дип елый идек. Шулай утырганда бездә каравылчы булып эшләгән марҗа хатыны, сугыш беткәнен хәбәр итте. Кочаклашып елаштык, өч көн ял бирделәр".

Әбекәй сөйли, ә без аны 90 яшьлек юбилее белән котларга барган район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наил Сибагатов, Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов, җирлекнең ветераннар советы рәисе Гөлсинә Мөхәммәтҗанова, әбекәйнең балалары, алар бишәү, 8 онык, 4 оныкчык, исебез китеп тыңлап утырабыз. Аллага шөкер, сөйли, хәтере бар, үз акылында.

Туктап кала да: "Вакыт җиткәндер инде, бабай чакыра башлады", - дип елмая.

Сугыштан соң, 1957 елда өйләнешә алар шушы авыл егете Вилдан абый белән. 5 бала үстерәләр.

"Әтиебез узган ел вафат булды, бик тату яшәделәр әти белән әни, без Казанда яшибез, әни ялгызы калгач, үз яныбызга алдык. Җәйгә авылга алып кайтып үз нигезендә торгызабыз, ялгыз калдырган юк. Күрәсен күргән, гомер буе фермада эшләп, бозаулар караган, безне кеше иткән әнинең тормышына сокланабыз да, гаҗәпләнәбез дә... Азрак яшәсен иде әле дип телибез", - диләр кызлары.

Амин дигән сәгатькә туры килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев