Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән укытучы Виуль Мөхәммәтшинга 90 яшь тулды

Олы Әтнә Мәктәбендә күп еллар хәрби белем биргән военрук, сугыш ветераны Виуль Абдулла улы Мөхәммәтшинга бүген 90 яшь тулды. Хөрмәткә лаек укытучы 1943 елда, 18 яшендә фронтка китә.Ул хәрби авиациядә механик буларак хезмәт итә - очкычлар ремонтлый. Сугыштан соң гомерен балаларга хәрби белем бирүгә багышлаган ветеран 72 яшенә кадәр укытучы...

Олы Әтнә Мәктәбендә күп еллар хәрби белем биргән военрук, сугыш ветераны Виуль Абдулла улы Мөхәммәтшинга бүген 90 яшь тулды. Хөрмәткә лаек укытучы 1943 елда, 18 яшендә фронтка китә.Ул хәрби авиациядә механик буларак хезмәт итә - очкычлар ремонтлый. Сугыштан соң гомерен балаларга хәрби белем бирүгә багышлаган ветеран 72 яшенә кадәр укытучы булып хезмәт куя. Виуль абый " Почетный донор" да әле . Күпсанлы хөкүмәт бүләкләре арасында " За спасение утопающего" медале дә бар. Әтнә уртасындагы күпер аша узганда бер кызның батканын күреп алып, суга сикерә ул.

Виуль абый тормыш иптәше белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, тормыш иптәше күптән гүр иясе. Виуль Абдулла улы бүгенге көндә кызлары тәрбиясендә. Бүгенге тормышыннан бик канәгать ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев