Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән ун кеше укый

Әтнә районыннан ун кеше укый. Татарстанда күптән түгел эшмәкәрлек белән җенләнгәннәр өчен "Бизнес класс" дигән программа башлангыч алды. "Сбербанк" тарафыннан "Google" ширкәте һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән оештырылган программа бик уникаль, белемне дә бушлай тәкъдим итә. Хәзерге вакытта Татарстанның эшмәкәр булган һәм булырга теләүчеләргә булышу, бизнес-мохитта юнәлеш алырга ярдәм итү,...

Әтнә районыннан ун кеше укый.

Татарстанда күптән түгел эшмәкәрлек белән җенләнгәннәр өчен "Бизнес класс" дигән программа башлангыч алды.

"Сбербанк" тарафыннан "Google" ширкәте һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән оештырылган программа бик уникаль, белемне дә бушлай тәкъдим итә. Хәзерге вакытта Татарстанның эшмәкәр булган һәм булырга теләүчеләргә булышу, бизнес-мохитта юнәлеш алырга ярдәм итү, эшмәкәрлек юнәлешендә ничек эш алып бару - программаның төп максаты. Әлеге программа нигезендә эшмәкәрлек серләренә дә төшенергә мөмкин булачак.


"Бизнес класс" Татарстанныкы булса да, катнашу чикләнмәгән: биредә. Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр дә катнаша ала. Тик бер генә аерма бар: татарстанлылар "Бизнес класс" программасының тулы версиясендә катнашырга мөмкин.

- Безнең районнан 10 кеше әлеге программа буенча укый. Ккатнашучыларның барысы да интернет аша белем ала, Һәр кайсының үз кураторы, аңлатучысы бар. Шунысын да әйтергә кирәк белем алучылар оештыручылар белән элемтәгә керә, төрле чараларда катнаша ала. Укулар өч этапта үтә. Бер этапка ярты ел бирелә. Белем алучылар тестлар бирәчәкләр. "Бизнес класс" программасы 16 майда старт алды, - дип иачыклык кертеп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәшит Шаһидуллин.

Хәзергә программада 7 меңнән артык кеше теркәлгән. Бөтен укучы белем алуны бер үк вакытта тәмамлаячак. "

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев