Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнәгә аерым бурыч йөкләнгән”

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип саный. Сишәмбе көнне булган эшлекле сәфәре барышында аны район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм башка рәсми затлар озата йөрде. "Таттелеком" генераль директоры Лотфулла Шафигуллин ярдәмендә Иске Мәңгәр зираты торгызыла дип язган идек....

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип саный.

Сишәмбе көнне булган эшлекле сәфәре барышында аны район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм башка рәсми затлар озата йөрде.

"Таттелеком" генераль директоры Лотфулла Шафигуллин ярдәмендә Иске Мәңгәр зираты торгызыла дип язган идек. Әлеге тарихи ядъкәребез белән парламент башлыгы да танышты. Зират капкасы янында: "Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк..." - дигән сүзләр каршылый. Фәрит Мөхәммәтшин да: "Татарстанда тарихи урыннарны торгызуга нык игътибар итәбез", - диде. Республикада алар эшләгән 11нче борынгы зират икән бу. Монда сакланып калган 18 кабер ташының берсе 1504 елга ук карый...

Фәрит Хәйрулла улы "Таң" хуҗалыгының Кышлау фермасында терлек азыгы әзерләү цехы, 800 баш сыерга көйләнгән савым залы һәм яңа, заманча торакта яшь бозауларны тәрбияләү үзенчәлекләре белән танышты. Кунаклар күңеленә "Кормомамка" сүзе аеруча хуш килде. Бу хакта кат-кат сораштылар.

Парламент җитәкчесе Яңа Шашы мәктәбендә дә булды. Яңа Шашы урта мәктәбе мәктәпләрдә капиталь ремонт Республика Президент программасы нигезендә яңадан төзекләндерелде. Биредәге матурлыкка, уңайлыкларга сокланып Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да:

- Мәктәбегез бик матур булган. Биредә шатланып эшләргә, яшәргә, укучыларыбызга тырышып укырга язсын. Әтнә саф, чиста татар районы. Шуңа күрә дә аңа аерым бурыч йөкләнгән. Татар телен, халыкның гореф-гадәтләрен саклап, буыннан-буынга җиткерү бурычы. Бүгенге көндә әлеге бурычны тагын да киңәйтеп башкарып киләсез. Татар телен саклагыз, рус телен дә белү кирәк, чит телләрне дә өйрәнегез, - дип укучыларга теләкләрен җиткерде.

Яңа Шашы урта мәктәбендә бүгенге көндә 127 бала белем ала, Бирегә алты авылдан килеп укыйлар. Беренче сыйныфка алты авылдан 9 укучы укырга керәчәк.

Мәктәп белән танышып, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Яшүсмер планерчылар мәктәбе"нә йөргән балалар, быел беренче сыйныфка укырга керүче укучылар белән сөйләште, информатика классында булды.

Соңыннан журналистлар сорауларына җавап биреп, Фәрит Мөхәммәтшин, гомумән, Әтнә районы заманча да эшли, элеккеге уңай шартларны да саклап калып, шул юл белән барып, көндәшлеккә сәләтле булып яши, дигән фикерен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев