Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә алма көясе һөҗүм итә

Куркыныч корткычлар! Июнь аеның эссе көннәре башлану белән табигатьтә моңарчы тынычлыкта яткан корткычлар уяна. Шундыйларның берсе булып алма көясе тора. Канатлары җәелгән килеш 16-20 мм. булган әлеге ак күбәләкнең алгы канатлары кара төрткеле көмешсу аксыл, ә арткы канатлары көлсу-көрән. Алма бөреләре ачылгач ояларыннан чыккан һәм яшь яфракларны кимереп кергән күбәләк...

Куркыныч корткычлар! Июнь аеның эссе көннәре башлану белән табигатьтә моңарчы тынычлыкта яткан корткычлар уяна. Шундыйларның берсе булып алма көясе тора. Канатлары җәелгән килеш 16-20 мм. булган әлеге ак күбәләкнең алгы канатлары кара төрткеле көмешсу аксыл, ә арткы канатлары көлсу-көрән. Алма бөреләре ачылгач ояларыннан чыккан һәм яшь яфракларны кимереп кергән күбәләк кортлары аеруча куркыныч. Көндезләрен күбәләкләр яфрак астына кача, эңгер-меңгер вакыттан алып караңгы төшкәнчегә хәтле бик актив була. Әлеге корткычлар тиз үрчи, алмагач яфракларын ашап бетереп, шәрә ботакка калдыра. Зыян күргән агач өч елдан соң гына үз хәленә кайта, шунсыз алма да бирми. Алма көясе белән көрәштә минераль майлар нигезендә әзерләнгән инсектицидлар куллану уңай нәтиҗә бирергә мөмкин. Әмма иң ышанчлы ысул дип, корткычларны кул белән җыю санала. Әгәр күбәләк кортларын вакытында җыеп алмасаң, алар 15-20 көн эчендә күбәләккә әйләнеп, йомырка салып өлгерергә мөмкин. Ә бу исә корткыч паразитның алга таба таралуына китерә. Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсенең дәүләт инспекторы М.Г. Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев