Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә барып кайттык

Авылдашыбыз, "Ак калфак җәгыяте" җитәкчесе Надия Сәләхиева безне - өлкәннәрне Әтнә дәүләт театрына Ч. Айтматовның «Гүзәлем әсәл» спектакленә алып барды. Әйтүе генә җиңел. Кишет белән Әтнә арасы шактый ерак, транспорт кирәк. Бу проблеманы тиз хәл итте Надиябез: театр җитәкчелеге белән сөйләшеп, безне килеп алып киттеләр һәм китереп тә куйдылар. Җылы...

Авылдашыбыз, "Ак калфак җәгыяте" җитәкчесе Надия Сәләхиева безне - өлкәннәрне Әтнә дәүләт театрына Ч. Айтматовның «Гүзәлем әсәл» спектакленә алып барды.

Әйтүе генә җиңел. Кишет белән Әтнә арасы шактый ерак, транспорт кирәк. Бу проблеманы тиз хәл итте Надиябез: театр җитәкчелеге белән сөйләшеп, безне килеп алып киттеләр һәм китереп тә куйдылар.

Җылы зур автобуста рәхәтләнеп бер-беребез белән аралашып, сөйләшеп Әтнәгә барып кайттык.

Без пенсионерларга Яңа ел бүләге булды бу. Спектакль бик ошады, яратып карадык. Мәктәбебездә 11 сыйныфны тәмамлап, театр училищесында белем алган Әтнә театрында эшләүче артист, Надиянең улы Раил Сәләхиевның уйнавына сокланып һәм сөенеп утырдык.

Үзебезнеке бит! Без өлкәннәрне ял иттереп, күңелләребезне күтәргән, яшәрткән өчен Надиябезгә, матур спектакльләре, җылы автобуслары өчен Әтнә дәүләт театрына олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Әле күптән түгел генә жирлектә "Ак калфак" җәмгыятен оештыру уңаеннан Яңа кишет китапханәсе мөдире Надия Йосыпова безне "Күңелләргә нур сибәсең әй, ак калфак" исемле кичәгә җыйган иде. Анда без җәмгыятьнең эшен җанлы итеп алып бару турында сөйләштек. Оештыру осталыгын исәпкә алып, Надия Сәләхиеваны җәмгыятьнең рәисе итеп бертавыштан сайлап ялгышмаганбыз икән дип сөендек.

Ветераннар исеменнән Разидә Хөснетдинова.

"Арча хәбәрләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев