Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә бүген 8 тонналы пушка кайтты

1931-37 нче елларда кулланылган әлеге 122 ммлы корпус пушкасы киләчәктә Әтнә паркында үз урынын алачак. Пушканы кичә, 19 сентябрьдә, кичке сәгать 9 да Ульяновск шәһәреннән Арча-Әтнә хәрби комиссариатына алып кайттылар. Бүген, 20 сентябрьдә Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Әгъзәм улы Борһанов озатуында пушка Олы Әтнәгә кайтты. Әлеге сугыш коралын машинадан кран...

1931-37 нче елларда кулланылган әлеге 122 ммлы корпус пушкасы киләчәктә Әтнә паркында үз урынын алачак. Пушканы кичә, 19 сентябрьдә, кичке сәгать 9 да Ульяновск шәһәреннән Арча-Әтнә хәрби комиссариатына алып кайттылар. Бүген, 20 сентябрьдә Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Әгъзәм улы Борһанов озатуында пушка Олы Әтнәгә кайтты. Әлеге сугыш коралын машинадан кран белән алып, ОАО "Татавтодор" Арча филиалы Әтнә участогы ишегалдына урнаштырдылар. Пушка хакында белешмә: Калибр - 121,92 мм, 9 кеше идарә итә, минутына 3-4 тапкыр ата, шосседа сәгатенә 20 км тизлек белән хәрәкәт итә. Пушканың көпшәсе (ствол) озынлыгы 5650/46,3 мм/клб, авырлыгы - юлда йөргәндә -7907 кг, сугышчан хәзерлектә -7117кг. Юлда йөргәндә пушканың озынлыгы - 8725 мм, киңлеге -2345 мм, биеклеге 2270 мм. Карап торырга да куркыныч булган әлеге пушканы 30 нчы елларда атлар белән сөйрәтеп йөргәннәр, соңрак аны йөртү өчен техника кулланылган. Сугыш елларын күз алдына китерә алмасак та, мондый сугыш коралларын күргәч, тынычлыкның ни дәрәҗәдә кыйммәт бәягә яуланганын тиз аңлыйсың. Паркка урнаштырылгач та, сугыш коралы озак еллар тәрбия коралы булыр әле. Хәтер мәңгелек, дисәк тә, вакыт-вакыт онытылып китәбез, ә бу - сугышның тере шаһитләре дәһшәтле елларны оныттырырга ирек бирмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев