Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә чыршы Теләчедән кайтачак

Декабрь ае кердеме, яңа елга әзерләнә башлыйбыз. Халыкны кызыксындырганы: яңа ел чыршысы һәм боз сарае. Булырмы алар быел? Чыршысы була инде, "Быел Казандагы кебек пластмасс чыршы куелачак икән, чын чыршыга җитмәс инде ул..." дигән имеш-мимеш тә килеп иреште. Тынычландырырга ашыгабыз, чыршы чын булачак. Боз сараен төзү өчен пычкылар әзерлек хәленә...

Декабрь ае кердеме, яңа елга әзерләнә башлыйбыз. Халыкны кызыксындырганы: яңа ел чыршысы һәм боз сарае.

Булырмы алар быел? Чыршысы була инде, "Быел Казандагы кебек пластмасс чыршы куелачак икән, чын чыршыга җитмәс инде ул..." дигән имеш-мимеш тә килеп иреште. Тынычландырырга ашыгабыз, чыршы чын булачак. Боз сараен төзү өчен пычкылар әзерлек хәленә куела, Ходай кушып көннәр суытса, анысы да төзеләчәк.
- Быел үзәк мәйданга куелачак чыршыны узган ел ук карап кайткан идек. Теләчедән алып кайтабыз, сөйләштек. Әлеге чыршыга 15 декабрьдән соң бәя билгеләнә, 20 декабрьләр тирәсендә алып кайтачакбыз. Ничә метрлы икәнен алдан әйтә алмыйм, узган елгыдан ким түгел, артык зурны да алып кайту читен, техника, аннан да бигрәк электр чыбыкларына тимәве дә кирәк, тәртип­ләре бар инде. Ә чыршы матур, чөнки урман кырыенда үскән. Әтнә халкына лаеклы, ошарлык булыр, дип уйлыйм, - ди коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев