Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә дә кагыла

Март аеннан Россиядә яңа кагыйдә-законнар гамәлгә керә. Аларның күбесе финанслар өлкәсенә карый. Очсыз дарулар күбрәк булачак 1 марттан 2016 елга иң кирәкле һәм мөһим даруларның яңартылган исемлеге гамәлгә керә. Россия Хөкүмәтенең бу хактагы карары 2015 елның 26 декабрендә үк басылып чыкты. Әйтергә кирәк, элеккеге исемлектән бер даруны төшереп калдырганнар һәм...

Март аеннан Россиядә яңа кагыйдә-законнар гамәлгә керә. Аларның күбесе финанслар өлкәсенә карый.

Очсыз дарулар күбрәк булачак

1 марттан 2016 елга иң кирәкле һәм мөһим даруларның яңартылган исемлеге гамәлгә керә. Россия Хөкүмәтенең бу хактагы карары 2015 елның 26 декабрендә үк басылып чыкты.

Әйтергә кирәк, элеккеге исемлектән бер даруны төшереп калдырганнар һәм 43 яңа препарат өстәгәннәр. Шуларның алтысы - Россиядә җитештерелгән. Хәзер исемлектә 646 дару исәпләнә. Алар арасында гемофилия, муковисцидоз, гипофизар нанизм, Гоше авыруларыннан, яман шештән, склероздан интегүчеләр өчен, шулай ук эчке органнарны яки тукымаларны күчереп утыртканда ярдәм итүче препаратлар бар.

Исегезгә төшерәбез, иң кирәкле препаратлар исемлеге даруларга бәяне дәүләт тарафыннан көйләү ниятеннән кабул ителә. Аның максаты - халыкка һәм дәвалау-профилактика учреждениеләренә даруларны кулай бәядән сатып алу мөмкинлеге булдыру.

Круизга алган билетне акчаны югалтмыйча кире тапшырырга мөмкин

7 марттан соң диңгез буендагы курортларга билет юнәтеп тә, анда бара алмаучылар билетның тулаем бәясен кайтара алачак. Бу хакта Россия Транспорт министрлыгы хәбәр итә. Ләкин акчаны кире кайтару өчен сәфәргә бармау хакында кимендә бер тәүлек калгач хәбәр итәргә кирәк.

Бу очракта юллама алучыларга юл хакын да, багаж өчен алынган бәяне дә кире кайтарачаклар. Моңарчы тулы сумманы түгел, ә аның 75 процентын гына кире кайтаралар иде. Яңа тәртип пассажир кинәт авырып киткән очракларга да кагыла. Шулай ук министрлык тарафыннан кечкенә балаларны йөртү, кешеләрне утырту-төшерү, каюта багажын илтүгә кагылышлы яңа кагыйдәләр дә кертелә.

Ана капиталын алыштыру

31 мартта ана капиталының бер өлешен - 20 мең сумын алу өчен гариза бирү вакыты тәмамлана. Әлеге кагыйдә федераль законга нигезләнә.

Бу акчаны ана капиталы дәүләт сертификатына ия булган гаиләләр алачак. Әмма бер шарт бар: аларга өстәмә ярдәм чараларыннан файдалану хокукы 2015 елның 31 декабренә кадәр бирелгән булырга тиеш.

Әлеге чара кризис вакытында гаиләләрне социаль яктан яклаячак, дип белдерә "Российская газета". 20 мең сум акчаны алу өчен Пенсия фондының территориаль органына гариза тапшырырга кирәк. Гаризаны хуплаганнан соң, акчаны физик затның счетына күчерәчәкләр.

Бизнес өчен кулай микрокредит

28 марттан микрофинанс оешмалары ике төрле категориягә бүленә. Аларның берсе - микрофинанс компанияләре, икенчеләре - микрокредит ширкәтләре дип аталачак.

Микрофинанс компанияләре физик затларның акчаларын җәлеп итә (ким дигәндә, 1,5 миллион сум күләмендә) һәм облигацияләр бастырып чыгара алачак. Шунысы бар, аларга компанияне гамәлгә куючыларның акчаларын алу мөмкинлеге бирелми. Мондый оешмаларның капиталы 70 миллион сумнан да кимрәк була алмый. Билгеле, аларга карата тикшерү чаралары да бик катгый булачак.

Микрокредит ширкәтләренә оешманы гамәлгә куючылардан тыш булган кешеләрдән акча алырга ярамаячак. Аларның капиталлары 70 миллион сумнан ким булачак. Микрокредит компанияләре элеккечә үк кешеләргә бурычка акча биреп тора алачак, ләкин үз хисапларыннан гына.

Шулай ук яңа закон нигезендә, микрофинанс оешмалары юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә 3 миллион сум күләмендә кредит бирә ала. Моңарчы ул бер миллионнан артмый иде.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев